Картинәм Мөрьям сөйләвенә караганда, ул хәвефле иртәне гомергә онытырлык түгел. Авылыбызда каланча чаңы яңгырый башлагач, халык ут-күз чыккандыр, дип уйлый. Кешеләр ушларын җыя алмый торган арада, сугыш башлануы турында хәбәр килеп ирешә.
Картәтием Исмәгыйль Каюмов һәм олы уллары Равилне фронтка озаталар. Буыннары да ныгып өлгермәгән әтием Әнвәргә дә чират җитә: 18 яше тулгач, 1942 елның ноябрендә, аны да сугышка алалар.
Әтиебез бу афәт турында бик аз сөйли иде. Шулай да, мәктәптә укыганда сугыш турында инша язарга кирәк булгач, әтиемне бераз сөйләттерә алдым.
... Бик каты сугыш барганда, 1944 елның декабрендә, снайпер әтиебез бик каты яралана. Ике аяксыз калган сөлектәй ир-егет, ап-ак кар өстеннән кып-кызыл кан эзләре калдырып, шуыша башлый. Бер ара аңын югалтып ята. Ушына килеп, күзләрен ачкан әтием немец илбасарының совет солдатларын контроль атып йөргәнен күреп ала. Кара кан эчендә яткан сугышчы янына килеп җиткән дошман, мөгаен, бу барыбер үләчәк дип уйлап, бер пулясын кызгана, атмый китә.
Әтием җир өстендә озак ята. Совет солдатлары аны табып ала һәм госпитальгә озата. Тик аның тән сызлаулары, җан әрнешләре алда булып чыга. Дарулар кытлыгы аркасында гангрена башлана. Аякларын тезгә кадәр кисәләр. Җиде тапкыр үлеп, җиде тапкыр терелгән әтиебезнең йөрәге шул вакытта үз егәрлеген югалта да инде.
1947 елда снайпер Әнвәр Каюмовны Пермь шәһәренең Молотов исемендәге госпиталеннән туган-үскән җиренә — Бүздәк районының Урзай авылына алып кайталар. Картинәм белән әтиемнең сеңлесе Фәһимә апа носилка тотып, аны каршы алырга чыгалар. Әтиебезнең протезда, бер таякка гына таянып йөргәнен күргәч, аларның куанычы эчләренә сыймый.
Интернет заманасы башлангач, «Подвиги народа» сайтыннан әтиебез Әнвәр Каюмов кылган батырлыклар турында күбрәк белә алдык. Бихисап күп орден-медальләрнең ни өчен, кайчан һәм кайда бирелгәнен, нинди сугышта ике аяксыз калганын укыгач, йөрәкләребез тагын да тетрәде.
Сугыш дигән ачы афәт кемнең генә йортына кайгы-хәсрәт китерми икән?! Ил белән килгән шушы кара язмышны авылым халкы бергә күтәрә.
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, ди халык мәкале. Әтиебез Бүздәктә иң оста тегүче Хаҗинур абзый Динмөхәммәтовтан өйрәнеп, гомере буе тегү текте, умарта тотты, куяннар асрады. Чибәр, акыллы, тырыш Таулар авылы кызы Зәкия белән тормыш корды.
Әниебезнең язмышы да җиңелләрдән булмый. 17 яшьлек үсмер кыз Свердловск җирләрендә торф чыгара.
— Чатнама суыкта чабата һәм тула оек киеп, көннәр буе торф чыгара идек. Баракка кайткач, аларны мич янына кибәргә куябыз. Тик иртәнгә бозы да җебемәгән чабатаны киеп, тагын торф җиренә чыгып китәбез. Үзәккә үткән суык янына ачлык хисе дә өстәлә... — әнкәебез әрнеп сөйләгән вакыйгалар әле дә булса җаннарны телгәли.
Русча такы-токы гына белгән авыл кызы сугыш вакытында олы поезд составына җитәкче булып, Бүздәккә кадәр аны озата кайта. Букчасында үз авызыннан өзеп, сеңелләре Тамара белән Флюзәгә дип җыйган ипи кисәкләре була. Йөз грамм көнлек паектан ул туганнарына да өлеш чыгара. И язмыш...
Менә шушы ике яшь йөрәк, дөньяның ачысын, төчесен татып, безгә, дүрт балага гомер бирделәр. Яшәүнең һәм туганлыкның кадерен белергә, хезмәт сөяргә, намуслы һәм ярдәмчел булырга өйрәттеләр. Үз үрнәкләрендә! Аларда булган ихтыяр көче, рух ныклыгы һәм яшәү дәрте гомер буе безгә якты һәм җылы маяк булып тора.
Редакциядән: Быел Бөек Ватан сугышында совет халкы җиңү яулаганга 80 ел тула. Вакыт аяусыз — сәгать телләре, кызганычка, безне халкыбыз кичкән утлы һәм сулы еллардан ерагайтканнан-ерагайта бара. Әмма безнең 1418 көн һәм төн дәвам иткән, үз юлында меңләгән авыл һәм шәһәрләрне җир белән тигезләгән, күпме гаиләләрне ятим калдырган ачы афәт турында онытырга хакыбыз юк.
Кадерле, укучыларыбыз! Тарих битләренә кан белән язылган вакыйгаларны мәңге җуелмаслык итү өчен, үз өлешебезне кертик!
Бөек Ватан сугышы һәм 1945 елның май иртәсе бүләк иткән Җиңү көне белән бәйле истәлекләр бәлкем сезнең йөрәгегез түренә салып куелгандыр? Бәлкем гаилә архивларыгызда һәм фотоальбомнарыгызда фронтовиклар, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының сурәтләре сакланадыр?
Безнең редакция белән элемтәгә керегез! Без сезне тыңларга һәрвакыт әзер.
Мөнәвәрә САЛИХОВА