Туган як
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Без чисталык яклы!

Шәһәр студентлары Гражданнар оборонасы, халыкны һәм биләмәләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Ыккүл буен җыештырырга чыкты.

Без чисталык яклы!
Без чисталык яклы!

«Чиста ярлар» акциясе сулыклар биләмәсен чүп-чардан тазарту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын экология сорауларына җәлеп итү максатларын күзаллап үткәрелә.

— Бүген октябрьскийлылар ел саен оештырыла торган «Чиста ярлар» акциясенә кушылды, — ди Гражданнар оборонасы, халыкны һәм биләмәләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау идарәсе начальнигы Ирек Зәкиев. — Яз көннәрендә елга-күл буйларында балык тотучылардан, ял итүчеләрдән калган чүп-чар якты дөньяга «чыга». Без сулыкларга килүчеләрдән һәрчак үзләре белән пакетлар булуын һәм чүпне шунда җыюларын сорыйбыз. Әмма бар кеше дә моңа җаваплы карамый. Нәтиҗәдә, биләмәдә чүп өемнәре барлыкка килә. Волонтерларга рәхмәт, аларның ярдәме бик урынлы булды.

Яшьләр сараеның мәдәни-массакүләм эш буенча менеджеры Екатерина Селютина сүзләренчә, Ыккүл буендагы экологик чара иң яхшы һөнәри белем бирү учреждениеләре арасындагы беренче шәһәр бәйгесе чикләрендә оештырылган.

— Әлеге вакытта конкурсның ахыргы — волонтерлык юнәлешендәге этабы уза, — ди Екатерина Алексеевна. — Анда нефть, коммуналь-төзелеш, музыка һәм күпьюнәлешле көллиятләрдән унар кеше катнаша. Командалар биләмәне чистарту дәрәҗәсе, әзерләнгән атрибутика (байрак-плакатлар, махсус киемнәр, речевкалар) һәм бердәм булып эшләүләренә карап бәяләнәчәк. Нәтиҗәләр 27 июнь — Яшьләр көнендә ясалачак.

Тырма, перчатка, чүп капчыклары тоткан һәм, әлбәттә, яхшы кәефне дә онытмаган яшьләр дәртле җырлар астында эшкә кереште. Мондый энтузиазм, әлбәттә, матур нәтиҗәсен дә бирде. Ыккүл буе, пляж биләмәсе күзгә күренеп чистарып калды.

Коткаручылар да эшсез тормады. Алар көймәдә сулыкларның ярга якын урыннарын корыган үләннәрдән, көнкүреш калдыкларыннан арындырды.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: