Туган як
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Барыбыз да — агач утыртырга!

Октябрьскийлылар «Яшел Башкортстан» һәм «Хәтер бакчасы» республика һәм ил күләмендәге экологик-патриотик чараларга кушылды.  

Барыбыз да — агач утыртырга!
Барыбыз да — агач утыртырга!

Бу көнне барлык төбәкләрдә, парк-скверларда иртәдән күмәк эш гөрләде.

«Хәтер бакчасы» Бөтенрусия акциясе 18 марттан 22 июньгә кадәр дәвам итә. Быел ул Җиңүнең 78 еллыгына багышланды. Патриотик чара үсеп килүче буында Бөек Ватан сугышында тынычлык өчен көрәшкән Русия халыкларының җиңүе турындагы тарихи хәтерне формалаштыруга юнәлдерелгән. Акция кысаларында 4нче санлы башкорт гимназиясе биләмәсендә Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов, Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев, гимназиячеләр, яшьармиячеләр һәм «Җиңү волонтерлары» 15 каштан агачы утыртты.

12нче мәктәптә исә Шәйморатовчылар аллеясына нигез салынды. Алма агачлары утыртуда Русия Герое Степан Беловның әтисе Михаил Геннадьевич һәм әнисе Тамара Витальевна катнашты.

— Уку йорты территориясендә ял итү өчен кулай урын барлыкка килде, — дип билгели активистлар. — Биредә шәһәрдәшләр яшеллеккә соклана, туган төбәктә яшәгән һәм эшләгән кешеләрне искә алачак. Үсентеләрне укучылар һәм яшь шәйморатовчылар карап-тәрбияләп торачак.

«Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында «Әкият» скверында зәңгәр чыршылар барлыкка килде. Ю. Гагарин исемендәге паркта исә шәһәр эшкуарлары үз аллеяларын дәвам итеп, юкә агачлары утыртты.

— Эшкуарлар аллеясы өч ел элек барлыкка килде, — ди бизнес-шериф Сергей Литов. — Быел, күрүегезчә, агач утыртуны дәвам итәбез. Эшкуарлар, гадәттәгечә, күтәренке рух, дәрт-илһам белән эшкә чыкты. Берәүләр тырма-көрәк тотып үсентеләр өчен урын әзерли, икенчеләр су сибеп тора. Бүген без кырык юкә һәм өч туя агачы утыртабыз.

Экологик чаралар кысаларында Җиңү паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре тарафыннан 18 зәңгәр чыршы утыртылды.

— Яугирләрнең туганнарына ярдәмгә «Юнармия» хәрәкәте вәкилләре килде, — дип яза социаль челтәрләрдәге битендә хакимият башлыгы Алексей Шмелев. — Бу аллея — безнең горурлыгыбыз. Ватан иминлеген саклаучы якташлар коллектив Көнбатышның агрессиясенә каршы көрәшкән арада, без дә җаваплы бурычны үтәргә — Октябрьскийны тагы да матуррак итәргә, биләмәләрне төзекләндерергә тиеш. Яугирләребез уңайлы, төзек, чәчәк атучы шәһәргә әйләнеп кайтачак.

… Кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш, диләр. Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, үсентеләр утырту барыбызның да уртак бурычы ул. Әлеге изге эшкә өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: