Туган як
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Олысы да, кечесе дә — өмәдә

Язга кергәч, республика төбәкләрендә күләмле эш башлана.  

Олысы да, кечесе дә — өмәдә
Олысы да, кечесе дә — өмәдә

Шәһәр-авылларда яшәүчеләр кыш буе җыелган чүп-чарны, корыган яфракларны һәм башка калдыкларны җыштырырга чыга. Октябрьский бу уңайдан һәрчак активлык күрсәтә.

Шимбә көнне, мәсәлән, Зает микрорайонындагы иске зират биләмәсендә төбәк үзидарә советы рәисе Мәүлетҗан Аллаяров һәм урам комитеты вәкиле Сәрия Гыйльманова җитәкчелегендә күләмле өмә оештырылды. Әлеге зират шәһәрнең иң борынгы урыннарыннан санала. Биредә Советлар Союзы Герое Т. Нуркаев, меценат А. Камаев, БРның атказанган нефтьчесе, шәһәрнең мактаулы кешесе Ф. Хәйретдинов кебек шәхесләр җирләнгән. Күпләрнең дус-туганнары өчен дә ул мәңгелек йортка әверелгән.

… Өмәчеләр көн салкын дип тормаган, иртәнге яктан ук эшкә керешкән. Бер төркем хатын-кызлар зиратның тышкы ягында, ихата буйларын җыештыра. Эчке якта исә кул пычкысы, балта тавышлары ишетелә, биредә ир-атлар корыган куак-ботакларны, агачларны кисә, пычкы белән тураклап, читкәрәк чыгара.

— Быел беренче язгы өмәгә чыктык, битараф булмаган якташларның барысына да рәхмәтлемен, — ди Мәүлетҗан Сәлимгәрәй улы. — Чисталык акциясендә  утызлап кеше катнашты. Чүп-чарны җыештырып бетергәч, ул махсус оешмалар тарафыннан читкә чыгарылачак.

Зиратта тәртип өчен җавап бирүче Рәзит Хазиев белән дә әңгәмәләшеп алдык. Ул «Благоустройство» предприятиесе тарафыннан бер ел элек шушы вазыйфага тәгаенләнгән.

Рәзит ага чыгышы белән төп Заетныкы икән. Эретеп ябыштыручы һөнәренә ия якташ 25 ел дәвамында металл корылмалар, вагончыклар ясаучы «Блокжилкомплект» җәмгыятендә хезмәт куйган. Аннан соң ун елдан артык Октябрьский нефть промыселы җиһазлары җитештерү заводында (ОЗНПО) эшләгән. Гомумән алганда, Рәзит Миншәриф улының сварщик буларак хезмәт стажы 40 ел тәшкил итә! Бүген ул хаклы ялда булса да иҗтимагый эшчәнлек алып бара, зират торышы өчен җавап бирә, мөрәҗәгатьләр кабул итә, кирәк вакытта үгет-киңәшен дә бирә. Хәтер йортында хезмәт куйгач, дини белемне дә үзләштергән, «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә укып чыккан.

— Иске һәм яңа зират та минем карамакта, —дип сөйләп үтте Рәзит Миншәриф улы. — Хәтер йортын карап-тәрбияләп тоту, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату кебек гамәлләр өчен җаваплымын. Ярдәмчем дә бар, Раниль Вилданов исемле ир-егет язгы-җәйге чорда булыша. Хәзерге вакытта экологик өмәләр башланды. Җиңү бәйрәменә кадәр биләмәне тәртипкә китерү эше дәвам итәчәк. 6 майда күләмле өмә үткәрүне планлаштырабыз. Бу эшләрдә менә инде ничә еллар башлап йөрүче булып үзидарә советы рәисе Мәүлетҗан Аллаяров тора. Башлыча өмәләрдә Зает, Первомайскийда яшәүчеләр катнаша. Башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар, чөнки күпләрнең якыннары биредә җирләнгән. Әмма бүген шәһәрнекеләр әз күренә, һәркемнең үзе эшләгән оешма биләмәсендә, йорт-хуҗалыгында тәртип урнаштырасы бар, шуңа күрә килә алмаганнардыр. Үз вакыты белән килеп, җыештырып китүчеләр дә була.

… Зает, Первомайский микрорайоннары активистларына эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек теләп, хушлаштык. Күбесе инде олы яшьтә булуга карамастан, төбәкнең чисталыгы, иминлеге өчен янып-көеп яши алар, һәр эшкә дә өлеш кертергә тырышалар, шул рәвешле башкаларга да уңай үрнәк күрсәтәләр.

Чиста булсын урамнар!

Гомумән алганда, атна дәвамында шәһәрнең барлык төбәкләрендә дә өмәләр гөрләде. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ишегалларында, якындагы юл буйларында тәртип урнаштырды. Аларга идарәче компанияләр вәкилләре дә булышты. Бер төркем битараф булмаган активистлар җәмәгатьче Вячеслав Степанов җитәкчелегендә ике көн буе «Кояшлы» эко-паркында чүп-чарны капчыкларга җыйды, узган елгы корыган үләнне чапты. «ДорСтройРемонт» предприятиесе эшчеләре үз чиратында юлларны һәм урамнарны җыештырды.

Прокуратура хезмәткәрләре, бик җаваплы вазыйфаи бурычларына карамастан, «Геофизик» скверындагы аллеяны, прокуратураның 300 еллыгы хөрмәтенә истәлек стеласы янын чистартырга вакыт тапты. Шәһәр хакимияте һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләре Гагарин паркында күләмле өмәләр үткәрде.

Хезмәт коллективлары үзләре эшләгән предприятие-учреждениеләр биләмәсендә чүпкә каршы «көрәш» оештырды. Экологик өмәләрдә «Пакер» фирмасы, «Башавтотранс»ның Октябрьский филиалы ПАТПсы, «Альтернатива» заводы, «Горизонт-Прибор», «Башинформсвязь», «Жилуправление», «Кирпич-холдинг», «Инвестстрой», «ВНИГИИС», «Газпром газораспределение Уфа», «РН-ремонт НПО», «Пассажир-Сервис» предприятиеләре, 1нче дәваханә, милли мәдәниятләр үзәге хезмәткәрләре, коммуналь-төзелеш һәм нефть көллиятләре, УДНТУ филиалы студентлары һәм укытучылары, 18 балалар бакчасы һәм 15 мәктәп вәкилләре катнашты. Хакимиятнең торак-коммуналь хуҗалык бүлеге мәгълүматлары буенча, атна дәвамында өч меңгә якын октябрьскийлы язгы өмәләрдә катнашкан. Барысы 1230 куб метр чүп-чар җыелган.

Чисталык акцияләре алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Тиздән шәһәребез агачлар утырту буенча республика чараларына кушылачак.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: