Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тирә-як мохитне саклау
6 декабрь 2022, 14:11

Калдыклар өчен яңа контейнерлар

Каты коммуналь калдыкларны аерып туплауны оештыру өчен, Октябрьский шәһәренә кызыл төстәге 103, зәңгәр төстәге 50 контейнердан торган беренче партия кайтып җитте.

Калдыклар өчен яңа контейнерлар
Калдыклар өчен яңа контейнерлар

Контейнерларны, федераль һәм төбәк бюджет акчаларын җәлеп итеп, «Экология» милли проектының «Калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы сатып алды. Кызыл контейнерлар - пыяла, зәңгәре - кәгазь җыю өчен. Сатып алынган контейнерлар СанПиН таләпләренә туры китереп төзелгән мәйданчыкларда урнаштырылачак. Октябрьский калдыкларны аерым җыю өчен 300 яңа контейнер кабул итәчәк.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: