Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Тирә-як мохитне саклау
19 октябрь 2022, 16:48

Үзәк паркта — көзге өмә

Узган шимбә иртәсендә Октябрьский хакимиятенең структур бүлекчәләре хезмәткәрләре шәһәрнең иҗтимагый киңлегенә — Гагарин исемендәге үзәк паркка өмәгә чыкты.

Үзәк паркта — көзге өмә
Үзәк паркта — көзге өмә

«Республиканы бергәләп чистартыйк» өндәмәсе астында традицион уза торган экочарага җыелган халыкны шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев сәламләде. Хезмәттәшләренә уңышлы эш көне һәм күтәренке кәеф кенә теләп калмады, ул калганнар белән беррәттән кулына себерке алды һәм эшкә тотынды.

Шимбә өмәсендә 200дән артык октябрьскийлы катнашты. Аларның бурычлары үзләренә бүлеп бирелгән участокларда сынып төшкән агач ботакларын, коелган көзге яфракларны җыеп, техникага төяп озату белән генә чикләнмәде. Күп сандагы пластик шешәләр, сырадан бушаган алюмин банкалар, бер тапкыр кулланмалы посуда... — болар барысы да безнең халыкның никадәр тәрбиясез һәм мәдәниятсез булуы турында сөйләде.

— Җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста була, дип халык бик тапкыр әйтә. Шуңа күрә күмәк көч белән тудырган бүгенге тәртипне киләчәктә дә бергәләп сакларга кирәк. Чөнки мондый шәһәркүләм өмәләр алда тагын да булачак әле. Ә бүген без, шәһәр хакимияте коллективы, үзебезнең хезмәт белән шәһәрдәшләребезгә үрнәк күрсәтәбез. Шуңа күрә өмәгә бердәм булып чыккан командама мин бик рәхмәтлемен. Гомумән, соңгы арада илдә килеп туган киеренке вәзгыять шартларында безгә аеруча бердәм булырга кирәк, — дип билгеләп үтте хакимият башлыгы Алексей Шмелев.

Саргылт-кызыл буяуларга манылган агачлар, явым-төшемсез һава торышы, тирә-якта уйнаган музыка, һәркемнең чын күңел биреп эшләве — болар барысы да күтәренке кәеф бүләк итте. Район мәгариф бүлегеннән Айгөл дә күмәкләшеп өмәгә чыгуның бары тик шатлык кына алып килүен әйтте. «Төзекләндерү» предприятиесеннән машина йөртүче Әхәт Кәлимуллинның да күңеле күтәренке иде. «Аяз көзге көн, бергә-бергә эшләү аеруча яхшы, эшлисе килеп кенә тора. Үзебез тудырган чисталык бары тик үзебез өчен кирәк», — диде ул.

Өмәдә катнашкан халыкны техника белән «Спецэкотранс» җәмгыяте, «Төзекләндерү» һәм «ДорСтройРемонт» муниципаль унитар предприятиеләре тәэмин итте. Сүз уңаеннан, агымдагы елда «ДорСтройРемонт» предприятиесе үзенең техника паркын шактый ныгыта төшкән. Алексей Николаевич сүзләре буенча, республика ярдәме белән 35 миллионнан артык суммага техника сатып алынган. Алар арасында төягечләр һәм юлларны кышкы шартларда карап тоту өчен техника булуы кышкы көннәрдә шәһәр юлларын кардан чистартуны үз вакытында башкару мөмкинлеге бирер, дип ышанасы килә.

Өмәдә катнашучыларны Мәктәп туклану комбинаты пешекчеләре кайнар чәй һәм тәмле камыр ашлары белән сыйлады.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: