Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Тирә-як мохитне саклау
28 сентябрь 2022, 13:04

Табигатьне яратырга өйрәтик!

«Игелекле йөрәкләр» отряды вожатыйлары һәм волонтерлары, ата-аналар «Чиста ярлар» экологик чарасында катнашты.  

Табигатьне яратырга өйрәтик!
Табигатьне яратырга өйрәтик!

Акция елга буйларын чүп-чардан тазарту, шулай ук балаларда һәм әти-әниләрдә экологик мәдәният

һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын экология сорауларына җәлеп итү максатларын күзаллап үткәрелде.

Тырма, перчатка, чүп капчыклары тоткан һәм, әлбәттә, яхшы кәефне дә онытмаган өмәчеләр Ык елгасы ярларына чыгып, биләмәне тәртипкә китерде. Күмәк көч белән инеш үзәне буйлап 16 зур капчык чүп җыелды. Игелекле эшнең нәтиҗәсе күз алдында. Елга буйлары чистарып калды.

Безнең барыбызның да шәһәр биләмәсен матур һәм җыйнак итеп күрәсебез килә. Шуңа күрә елга буйларын тәртипкә салуга да кулдан килгәнчә үз өлешебезне керттек. Әйләнә-тирә мохитне саклау беренче чиратта үзебез өчен кирәк. Ярларны җыештырып, без суны чиста килеш саклыйбыз һәм сулыкларда яшәүчеләргә булышабыз. Бу мөһим һәм кирәкле эш!

М. Нуркаева,
18нче «Сәламәтлек» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: