Туган як
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тирә-як мохитне саклау
1 сентябрь 2022, 17:44

Табигатьне саклау - һәркемнең эше

Чарада сез дә катнашыгыз!

Табигатьне саклау - һәркемнең эше
Табигатьне саклау - һәркемнең эше

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2021 елда экологик белем бирү максатыннан «Экология - һәркемнең эше» Халыкара балалар-үсмерләр премиясен гамәлгә куйды.

Конкурста 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр, шулай ук гаиләләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре, гомуми белем бирү, мәктәпкәчә белем бирү, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмалар, барлык типтагы балалар өчен оешмалар, социаль тернәкләндерүгә мохтаҗ балигъ булмаганнар өчен махсуслаштырылган учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар һәм хәрәкәтләр тугыз номинациядә катнаша ала.

Аларның икесе команда рәвешендә - "Экогаилә" һәм "Экомәктәп", җидесе - шәхси: "Экодөнья", "Экоблогер", "Экомультфильм", "Экопроект", "ESG-буын", "Экорәсем", "Экофокус".

Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 2022 елның ноябрендә булачак. Катнашу өчен заявканы түбәндәге премиянең рәсми сайты ярдәмендә бирергә мөмкин. Шунда ук катнашучылар һәм номинацияләр турында җентекле мәгълүмат белән танышырга була. [url=https://vk.com/massmediarb?w=wall-158808331_2700%2Fallкин:]https://vk.com/massmediarb?w=wall-158808331_2700%2Fallкин:[/url] https://экологиядеждого.рф

Фото: ecoportal.info

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: