Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Тирә-як мохитне саклау
1 сентябрь 2022, 16:33

Бар да тәртиптә, тик тынычлык юк

Гәзитебезнең моннан алдагы санында «Берәүнең хокукы икенчеләрнең хокукы башланган урында бетәме?» исеме астында материал дөнья күрде.  

Бар да тәртиптә, тик тынычлык юк
Бар да тәртиптә, тик тынычлык юк

Анда Мулла бистәсеннән Әлфия Закирова үзен һәм аның гаиләсен генә түгел, күрше-тирә яшәүчеләрне дә борчуга салган мототрек проблемасын күтәреп чыккан иде. Ниһаять, аңа шәһәр хакимиятеннән рәсми җавап килеп иреште.

Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Литов кул куйган 6275 санлы хатта түбәндәгеләр әйтелгән: «Шәхси эшмәкәр тарафыннан мототехника прокаты пункты һәм спорт мәйданчыгы өчен җир участогын файдалану шәһәр хакимиятенең 2021 елның 22 июненнән булган 1633 санлы карары һәм объектларны урнаштыру турындагы 1 Р-2021 санлы килешү нигезендә тормышка ашырыла.

Мототехниканы прокатка бирү эш көннәрендә 12.00 сәгатьтән алып 21.00 сәгатькә кадәр гамәлгә ашырыла. Килешүгә ярашлы, мототехника арендаторлары каралган трасса чикләреннән чыгарга хаклы түгел. Техниканы вак-төяк ремонтлау махсус билгеләнгән бинада башкарыла. Эре ремонт исә махсуслаштырылган оешмада уздырыла.

Русия Федерациясе закончалыгына ярашлы, автопокрышкалар җитештерү тармагы калдыгы булып, санала һәм аларны кабаттан файдалану тыела. Эшмәкәр бу хакта хәбәрдар. Һәм ул үз чиратында аларны бер урынга туплады һәм чыгаруны планлаштырды.

Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын бозу сәбәпләрен ачыклар һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тартыр өчен, БР Октябрьский шәһәре буенча Русиянең Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез».

 

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: