Дөрестән дә, табигать һәм кеше бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Без табигатьтән башка яши алмыйбыз. Челтерәп аккан чишмәләрдән шифалы су эчәбез, саф һава сулыйбыз, кояшта кызынабыз, балык тотабыз, җиләк җыябыз, шул рәвешле сәламәтлегебезне ныгытабыз.
Гүзәл Башкортстаныбыз — салкын чишмәләргә, тирән күлләргә, мәгърур тауларга, текә кыялы ярларга, яшел урманнарга, серле мәгарәләргә, йөгерек шарлавыкларга бай төбәк. Туган җирнең күп гасырлык тарихын саклаучы гаять үзенчәлекле табигать могҗизалары элек-электән бик күп сәяхәтчеләрне, белгечләрне үзенә җәлеп итеп тора. Соңгы елларда аеруча популярлашкан туристик маршрутлар республика табигате белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә.
Шушы араларда социаль челтәрләрдә «Бәхетле тур» исемле төркемгә тап булдым. Башкортстанның матур урыннары, изге чишмәләр, тау-кыялар турындагы кызыклы мәгълүматлар, күп сандагы фотосурәтләр белән игътибарны җәлеп итте ул. Нәкъ биредә мин туристик сәфәргә йөрергә яратучы ханым — Насрыева Эльвира белән таныштым. Эльвира Нурисламовна күрше Татарстанның Баулы шәһәрендә яши, мәктәп укучылары йортында өстәмә белем бирү педагогы булып эшли. Аның туризм өлкәсе белән мавыгуы ничек башланган икән?
— Беренче тапкыр Чиләбе өлкәсендәге Зур Каганка елгасы буенда урнашкан Аркаимга баргач, борынгы һәм серле шәһәрлекнең тылсымлы көчен үземдә тойдым, — ди Эльвира. — Онытылмас тәэссоратлар китергән сәфәрдә Уфа һәм Чиләбедән яңа танышлар таптым, алар арытаба туристик сәяхәтләр буенча дусларыма әйләнде. Без киләсе походка баруны бергәләп планлаштырып, анда башта электричкада, аннары машинада һәм җәяүләп бара идек. Шулай итеп үзем өчен Көньяк Урал һәм туган ягым — Башкортстанның кабатланмас гүзәл табигатен ача башладым. Ни өчен туган як димен? Чөнки мин төп чыгышым белән Сибайдан, ә балачагым Кушнарен һәм Уфада үтте. Сәфәрләргә күбрәк йөргән саен күңелемдә Башкортстан төбәгенең матурлыгын башкаларга да күрсәтү хыялы туды. Нәтиҗәдә, фикердәшләрне һәм ялларын табигатьтә үткәрергә теләүчеләрне туплап, беренче төркемне Аркаим һәм Зур Ирәмәлгә алып барып кайттым. Моннан соң «сарафан радио»сы ярдәмендә тауларга сәяхәт итәргә теләүчеләр күбәйде. Төркем белән ешрак үзем булган урыннарга барабыз, шулай ук бергәләп яңа маршрутлар да ачабыз.
Мин кыргый туризмга өстенлек бирәм. Кызганычка каршы, цивилизация булган җирдә тәртипсезлек күбрәк. Кешеләр күпләп йөргән урыннарны өнәмим, анда чисталык та, тынычлык та җитми. Бүгенге көндә Башкортстан, Чиләбе маршрутлары аеруча популярга әйләнә. Шуңа күрә анда халык та күпләп сәяхәт итә. Шәхсән минем өчен республиканың һәр почмагы үзенчәлекле, матур. Бу урыннарга гел әйләнеп кайтасы килә, чөнки туган як табигате елның һәр фасылында да үзенә аерым чагу төсләр белән бизәлә, анда үзең өчен һәрчак ниндидер яңалык ачасың. Күп сукмаклардан инде бер генә үтмәдем, тау башларына ничәмә тапкыр күтәрелгәнем бар, әмма үзгәреп торучы пейзажлар миндә гел соклану тудыра.
Эльвира Нурисламовна туристлар арасында аеруча популяр булган маршрутлар белән дә таныштырып үтте. «Төркем белән сәяхәт иткән иң таралган юнәлешләр ул — Инзер тезмәләре, Зур Ирәмәл, Кече Ямантау, Зираткүл, Дунан-Суйган таулары, Торатау һәм Йөрәктау (Юрактау) шиханнары, Ал кыялар (Розовые скалы), Кызыл чишмә, Лимоновка сырты, Идрис һәм Аскын мәгарәләре, Морадым тарлавыгы, Ай елгасындагы кыялар, Пороги табигый ызаны (Порожская ГЭС), Әүлия чишмәсе, Өрген күле, — ди әңгәмәдәшем. —Моннан тыш планда тагын бик күп яңа маршрутлар бар, алар буенча да киләчәктә сәфәр чыгарга ниятлибез. Гадәт буларак, туристик поход бер, ике, өч көнлек булырга мөмкин. Мәсәлән, Зур Ирәмәлгә сәяхәт җомга көненнән башлана, шимбә исә тауга менәбез һәм
бер якка гына 14 километр ара үтәбез. Шуңа күрә безгә алдан ял итәргә, көч җыярга кирәк. Якшәмбедә инде Ларкино тарлавыгына бер якка 5 км барасы була. Аркаимга сәфәр шулай ук җомгадан башлана. Чөнки иртүк таң атканын каршы алырга кирәк. Нәкъ шушы вакытта әлеге серле урынның энергетикасын, гаҗәеп тәэсирен тоярга һәм теләк теләргә мөмкин. Бездә сезонлы сәфәрләр дә оештырыла. Мисалга, кышкы чорда Уфага театрга, балет, спектакль карарга, музейга, ботаника бакчасына, лимонарийга барабыз. Язын исә сулыклар аеруча куәтле чорда шарлавыкларга (водопад) һәм Әүлия чишмәсе кебек изге урыннарга сәяхәт итәбез. Учалы районындагы Әүлия чишмәсенең суы еллар буена искерми саклана. Май, июнь айларында гына ургылган гаҗәеп инешне Гарәбстандагы Зәм-зәм суга тиңлиләр. Изге су төрле авыруларны дәвалауга сәләтле дип санала. Моның гади аңлатмасы да бар. Судагы химик матдәләр кеше саулыгына уңай йогынты ясый, ул минералларга бай. Шифасы лаборатор тикшерүләр белән расланган. Әүлия чишмәсе суы бөерләрдән ташларны чыгара, аллергия реакцияләрен бетерә, сулыш юллары һәм ашкайнату органнары, ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалый, кабул ителүче даруларның нәтиҗәлелеген арттыра, операциядән соңгы яралар, җөйләрнең төзәлүен тизәйтә. Урал аръягындагы шул ук Учалы районында урнашкан тагын бер табигать һәйкәле — ул Өрген күле. Аның төбенең күп өлеше дәвалау сыйфатына ия ләм белән капланган. Ул буыннар авырулары булганда файдалы, аны куллану медиклар тарафыннан да киңәш ителә».
Эльвира ханым белән туристик сәфәр вакытында беренче чиратта кирәгәчәк әсбапларны да барлап чыктык. Менә алар: юлда капкалап алу өчен ризыклар, ябынырга яулык яки башка баш киеме, шәхси аптечка һәм гигиена әйберләре, кружка, тәлинкә, калак, өйдә кия торган тапочкалар, су өчен савыт, талпанга каршы чаралар, сувенирлар, кирәк-яраклар һәм ашарга сатып алу өчен акча.
… Җәйге чор — сәяхәт итәр өчен кулай вакыт. Табигатьнең гүзәл урыннары буенча сәфәргә чыгарга теләүчеләргә ВКонтакте (https://vk.com/club 92477 802) һәм Одноклассники (https: //ok.ru/profile/576814221526) төркемнәрендә һәм шушы телефон буенча +7 927 431-87-77 кирәкле мәгълүмат алырга була.
Сүз ахырында. Башкортстан экологик туризм буенча алдынгылар сафында тора. Биредә 215 аеруча сакланылучы табигать биләмәсе бар. Туристларга күп сандагы парклар, тыюлыкларга бару, сал агызуда һәм башка сәфәрләрдә катнашу, урында яшәүче халыкларның мәдәнияте, тормышы-көнкүреше, гореф-гадәтләре белән танышу, ягъни төрле милләтләрнең этник үзенчәлекләрен күрү мөмкинлеге бар. Безнең республикадагы туристик маршрутлар тәү чиратта хәвефсезлеге белән кулай. Монда көчле давыллар да, лавиналар да юк, һәр куак төбендә аюлар яки арысланнар утырмый. Төбәк халкы кунакчыл, дустанә мөнәсәбәттә булуы белән аерылып тора. Боларның һәммәсе дә тәҗрибәле туристларның гына түгел, ә бу өлкәдә беренче адымнарны эшләүчеләрнең дә, шулай ук балалы гаиләләр һәм дә өлкән яшьтәгеләрнең дә сәфәрен уңайлы, имин һәм куркынычсыз итә.
Лилия ГАБИТОВА,
Фотолар архивтан.