Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Экологик иминлек тормыш сыйфатын билгели

Ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә. Шәһәребездә әлеге датага багышланган чаралар үткәрелде.  

Экологик иминлек тормыш сыйфатын билгели
Экологик иминлек тормыш сыйфатын билгели

Ю. Гагарин исемендәге паркта чын мәгънәсендә экологик десант эшләде. 2нче гимназия, 10нчы мәктәп укучылары балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе волонтерлары белән берлектә чүп-чар җыештырырга чыкты. Хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне турында мәгълүмат белән таныштырып үтте. Ул ишегаллары, паркларда чисталык саклау, көнкүрештәге чүп-чарны аерым җыю зарурлыгын ассызыклады. Мондый ысул экологик хәлне яхшыртуга булыша, энергия ресурсларын экономияли.

— Әйләнә-тирәлеккә кешеләр эшчәнлеге тискәре йогынты ясый, шуңа күрә үсеп килүче буын белән профилактик чаралар үткәрү бик мөһим, — дип ассызыклады Башкортстан Республикасы экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгының Туймазы төбәк идарәсе начальнигы Азат Кәримов. — Без ел саен төрле акцияләр, өмәләр үткәрәбез, сулыкларны, ярларны чистартабыз. Бу эшләргә хезмәт коллективларын гына түгел, укучы балаларны да җәлеп итәбез. Яшьләребез! Сез булачак табигать сакчылары. Җаваплылык турында онытмагыз, табигатьне яратыгыз һәм саклагыз!

Экологик марафон кысаларында шәһәребезнең белем бирү учреждениеләре вәкилләре парктагы коры-сарыны, чүп-чарны җыештырды, шул рәвешле әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешләрен кертте. Өмәдән соң экологик десантта катнашучыларның барысы да Мәктәп туклануы комбинаты хезмәткәрләре алып килгән тәмле сок белән сыйланды.

Шәһәрдәшләр паркта яшәүче тиеннәр турында да онытмады. Яшел марафон уңаеннан җимлекләрдә тәмлекәйләр аеруча күп булды. Аттракционнар паркы хезмәткәрләре купшы тиеннәрне ашату өчен ризыклы пакетларны бушлай таратты. Кошларга һәм тиеннәргә инде кирәге калмаган иске җимлекләрне «ОЗНА» компаниясенең әйләнә-тирә мохитне саклау буенча әйдәп баручы инженеры Алсу Иванова җыеп алды.

Шулай ук бу көнне экологик велойөгерешләр үткәрелде. Анда 4нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Спорт чарасының Бөтендөнья велосипед көнендә узуы да символик мәгънәгә ия.

Октябрьский нефть көллияте студентлары — булачак экологлар Комсомол күле биләмәсендә тәртип урнаштыру, чүп җыю буенча «Чиста ярлар» акциясе үткәрде. Хакимият башлыгы урынбасары О. Латыйпов эко-волонтерларга актив гражданлык карашы өчен рәхмәт белдерде һәм хәзерге заманда кирәкле һөнәрне үзләштерүдә уңышлар теләде. «Благоустройство» хезмәткәрләре күл ярлары буйлап үләнне чапты.

Марафон көнендә шәһәрнең инвалидлар җәмгыяте вәкилләре хуҗасыз этләр өчен муниципаль приютта булып кайтты. Кунаклар дүрт аяклы дуслар янына буш кул белән бармады, әлбәттә. Алар маэмайларга азык-төлек, вольерларга һәм эт ояларына түшәү өчен аслык алып килде. Моннан тыш, җәмгыять әгъзалары 2650 сум акча җыеп, волонтерларга тапшырды. Бу акчалар этләргә продуктлар алуга һәм аларны дәвалауга юнәлтеләчәк.

Экскурсия алдыннан игелекле эштә катнашучылар приютта үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты. Хуҗасыз хайваннар белән аралашу үзенчәлекләре турында волонтер, «Октдом» хәйрия фонды җитәкчесе Т. Селиверстова сөйләде.

Яшел марафонга хезмәт коллективлары, идарә итүче компанияләр, балалар, укучылар һәм башка октябрьскийлылар кушылды. Шәһәр хакимияте хезмәткәрләре Гагарин паркындагы өмәдә катнашты. Хакимият башлыгы Алексей Шмелев барлык халыкны Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән тәбрикләде.

БР экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгының Туймазы төбәк идарәсе начальнигы Азат Кәримов үз чиратында бу вакыйганың мөһимлеген һәм Октябрьскийда көнүзәк экологик мәсьәләләргә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: