Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Игътибар үзәгендә — янгын хәвефсезлеге

Туймазы районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге Башкортстан Башлыгының 2022 елның 29 апрелендәге 400-р санлы Боерыгы белән агымдагы елның 1 маеннан алып аерым күрсәтмәләр булганчыга кадәр республика биләмәсендә янгынга каршы махсус режим кертелүе турында хәбәр итте.

Игътибар үзәгендә — янгын хәвефсезлеге
Игътибар үзәгендә — янгын хәвефсезлеге

Янгынга каршы махсус режим шартларында учаклар яндыру, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, региональ әһәмияттәге махсус сакланылучы табигать территорияләрендә, запастагы җирләрдә, юл буйларында, елгалар һәм күлләр зоналарында, шәһәр һәм авыл җирлекләре биләмәләрендә, коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә, предприятиеләрдә һәм оешмаларда (оештыру-хокукый формаларына һәм милек рәвешләренә карамастан), каты көнкүреш калдыклары полигоннарында янгын хәвефе янаган эшләрне башкару тыела.

РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 20.4 маддәсенең 2нче өлеше нигезендә, махсус шартлар чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга — 2 меңнән 4 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга — 15 меңнән 30 мең сумгача; шәхси эшкуарларга (юридик зат белеменнән башка эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручылар) — 30000-40000 сум; юридик затларга — 200000-400000 сум күләмендә штраф рәвешендәге административ җаваплылык каралган.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: