Туган як
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Янгыннарны булдырмыйк!

Язгы матур, җылы көннәр башлану белән республикабыз төбәкләрендә янгын чыгу очраклары арта.  

Янгыннарны булдырмыйк!
Янгыннарны булдырмыйк!

Аларның төп сәбәбе — ут белән дөрес эш итмәү. Шуңа күрә яз җитү белән бакча, ишегалларында, басу-кырларда кипкән үлән белән чүп-чарны яндыру катгый тыела. Урманнарда янгын чыгу очрагы аеруча куркыныч.

15 апрельдән республикада янгын хәвефе чоры игълан ителде. Моңа бәйле Октябрьский хакимияте башлыгы А. Шмелев урман янгыннарын булдырмау өчен профилактик эшчәнлекне арттырырга кушты. Шушы араларда 35нче төбәкнең янгын сүндерү бүлеге биләмәсендә ирекле янгын сүндерүчеләр дружиналары һәм махсус техника күргәзмәсе үткәрелде, оешмаларның гомуми әзерлеге тикшерелде, янгын сүндерү кагыйдәләре буенча аңлату-методика эше үткәрелде. Шәһәр округында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия составына аның рәисе — хакимият башлыгының беренче урынбасары Михаил Алексеевич Черкашнев, Гражданнар оборонасы, халыкны һәм биләмәләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау идарәсе начальнигы Ирек Мөдәрисович Зәкиев, идарә директоры урынбасары Борис Иванович Алчинов керде.

Күргәзмә барышында транспорт предприятиеләре һәм тормыш-көнкүреш хезмәтләре махсус кием-салым, җиһазлар тәэмины турында мәгълүмат бирде.

«Благоустройство» предприятиесенә шәһәр биләмәсендәге урман-агачлыкларны тикшерү маршрутын расларга кушылды, аларны ут-янгыннан саклау, янгын чыкса, вакытында сүндерүне тәэмин итү бурычлары йөкләтелде.

Муниципаль күзәтчелек бүлеге урман-агачлыкларны саклау-яклау буенча эшләрне күз уңында тотачак. Барлык оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә беркетелгән биләмәләрне җыештыру, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү, хезмәткәрләр белән аңлату эшләре оештыру зарур.

Бакча ширкәтләре һәм гараж кооперативлары рәисләренә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итәргә кушылды.

— Октябрьский биләмәләрендәге, урман-полосалардагы вәзгыять һава торышы нинди булуга һәм шәһәр халкының янгын хәвефсезлеге таләпләрен төгәл үтәвенә бәйле, — дип ассызыклады хакимият башлыгы урынбасары М. Черкашнев.

Чара ахырында Михаил Алексеевич «Октябрьский электр челтәрләре» предприятиесенә 2021 елда янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга урман янгыннарын сүндерүдә актив ярдәм күрсәткән өчен хакимиятнең Рәхмәт хатын тапшырды.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: