Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Экологик хәлне яхшырту — үзебезнең кулда!

23 апрельдә Башкортстанда узучы экологик чаралар кысаларында октябрьскийлылар бердәм рәвештә урам-ишегалларына, парк-скверларга чыгып, күмәк өмәләр оештырды.

Экологик хәлне яхшырту — үзебезнең кулда!
Экологик хәлне яхшырту — үзебезнең кулда!

Шәһәрдәшләр шул рәвешле туган төбәкне ихластан яратулары, аны һәрвакытта да чиста, матур, төзек һәм яшел хәтфә киемдә итеп күрәселәре килүен күрсәтте. Гадәттәгечә, Октябрьский хакимияте хезмәткәрләре күләмле чарада башлап йөрүчеләр булды. Аларга муниципаль бюджет учреждениеләре коллективлары кушылды. 200дән артык кеше Горький урамын, үзәк мәйданнан алып Северная урамына кадәр биләмәне тәртипкә китерде. Өмә нәтиҗәсендә корыган яфрак-үләннәр, көнкүреш калдыклары җыелып, капчыкларга тутырылды, түтәлләр чистартылып, чәчкә утыртуга әзерләнде. Идарә итүче оешмалар һәм торак милекчеләре ширкәтләре арасында иң активлары «Жилуправление», «Жилсервис-Стронег», «Уют-сервис» һәм «На пять» ТСЖ-лары булды.

Гомумән алганда, чисталык акциясендә 125 оешма-предприятие, уку йортлары вәкилләре, шәхси эшкуарлар, актив гражданнар (барысы 7690 кеше), 72 берәмлек техника катнашты. 12 биләмәдә 1593 яшел үсенте утыртылды, 250 квадрат метр мәйданда түтәлләр ясалды, 150 квадрат метр тротуарлар төзекләндерелде. 720 тонна чүп-чар җыештырылып, читкә чыгарылды. Тәртип урнаштырылган биләмәләрнең гомум мәйданы 145 квадрат метр тәшкил итте.

Экологик өмәләр белән беррәттән бөтен республика буенча «Агач утырту» акциясе оештырылды. Бу көнне Октябрьскийга хөрмәтле кунак — БР Хөкүмәте вәкиле, Башкортстанның Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Владимирович Ульчев килде. Ул шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Николаевич Шмелев белән берлектә төбәкнең парк-скверлары, уку йортлары биләмәсендә узучы яшелләндерү чараларында булып китте.

4нче башкорт гимназиясендә «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе кысаларында ветераннар, «Җиңү волонтерлары» активистлары, гимназия хезмәткәрләре, яшь буын вәкилләре биләмәне яшелләндерүдә катнашты. Проектның максаты — Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү. Аның кысаларында 27 миллион агач утырту күзаллана. Быел бу игелекле эшкә Русиянең 35тән ашу төбәге үз өлешен кертте. Ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Гимназия биләмәсендә чара барышында барлыгы 15-шәр төп имән һәм каштан агачы утыртылды.

— Безнең төбәктә яз айларында элек-электән экологик өмәләр оештырылуы матур гадәткә кертелгән, — дип билгеләде Максим Ульчев. — Башкортстан Хөкүмәтенең, республика Башлыгы Радий Хәбиров командасының эшчәнлегенең дә мөһим юнәлеше булып биләмәләрдә уңайлы мохит булдыру, тирә-юнебезне тәртиптә тоту мәсьәләсе тора. Әлбәттә, бу гамәлләрдә башлыча үзебезнең өлеш зур. Без балачактан гомер иткән тирәлектә, яшәгән җиребездә чисталык урнаштырырга күнеккәнбез. Әтием мине кечкенәдән хезмәткә өйрәтеп үстерде, аның белән берлектә гаиләбез яшәгән Рабкоров урамында тулы бер яшел аллея булдырдык, анда 30лап үсенте бар. Бүген исә Октябрьский җирлегендә дә агач утырту мөмкинлеге тиде. Мондый яшелләндерү чаралары һәркемнең тормышында әһәмиятле урын алып торадыр дип уйлыйм. Үзеңнән соң ниндидер игелекле эз калдыру дияргә дә мөмкин аны… Форсаттан файдаланып, якташларны якынлашып килүче Яз бәйрәмнәре белән котлыйм!

Экологик акциядә Бөек Ватан сугышы ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән 94 яшьлек Шариков Геннадий Кузьмич һәм Башкортстанның атказанган укытучысы, урыс теле һәм әдәбияты мөгаллиме Ада Харисовна Мирсәетова да катнашты, алар яшь буын вәкилләре белән аралашты, истәлек фотосына төште.

«Сугыш башланган вакыт минем үсмерлек чорына туры килде, — дип хәтирәләре белән бүлеште Геннадий Кузьмич. — Тугыз классны тәмамлагач та колхозда эшли башладым, башкача уку эләкмәде. 1944 елның ноябрендә хәрби хезмәткә чакырылдым. Әтиебез — Кузьма Сергеевич Шариков Бөек Ватан сугышы яугире. Ул 1942 елда фронтка китә, Ленинград сугышында катнаша. Кызганычка каршы, әткәй шул ук елда яу кырында һәлак була. 1923 елгы Нестер исемле абыем Белоруссия фронтында хезмәт итте, җәрәхәтләр алып, туган якка әйләнеп кайтты. Тыныч тормышта комсомол райкомының беренче сәркатибе, компартиянең икенче сәркатибе булып эшләде. Соңыннан Әлмәттә укытучылык хезмәтен башкарды, 2007 елда вафат булды. Бүгенге көндә мин ялгызым гомер кичерәм, тормыш иптәшем 2010 елда бакыйлыкка күчте. Улым белән яшәдем, әмма ул да 2020 елда вакытсыз дөньядан китеп барды. Быел июльдә 95 яшьлек юбилеемны каршылаячакмын».

35нче микрорайондагы «Дуслык» паркы — «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль проекты чикләрендә төзекләндерелгән биләмәләрнең берсе. Биредә фонтан, 441 метрлык велосипед юлы, скандинавча йөрү өчен сукмак, урам тренажерлары бар. 2019 елда биләмәдә «Гаилә» аллеясына нигез салынды. «Бүген «Дуслык» паркында шәһәрнең бизнес-шерифы Сергей Литов белән бердәм командада эшкуарлар агач утыртуда катнаша, —ди эшкуарлар союзы рәисе Владислав Кәримов. — Шәһәрне яшелләндерүгә өлеш кертүебезгә бик шатбыз. Барысы 15ләп чыршы үсентесе утырту күзаллана».

Узган елларда 37нче микрорайон биләмәсендә «Чыгарылыш сыйныфлары аллеясы»на нигез салынган иде. Ул вакытта яшелләндерү чараларында 3нче гимназияне төрле елларда тәмамлаган элеккеге укучылар катнашты. Быел аңа каршы якта «Альтернатива» заводы хезмәткәрләре тарафыннан тагын бер аллея булдырылды.

Прокуратура хезмәткәрләре дә яшелләндерү чарасына кушылды. Алар «Геофизик» скверында чыршы агачлары утыртты.

20нче мәктәп биләмәсендәге «Школьный» скверында да өмәләр гөрләп барды. Биредә «Генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге беренче аерым юнармия полкы» ведомствоара кадет сыйныфлары курсантлары, Русия ДОСААФ-ның юнәлешле сыйныфында шөгыльләнүчеләр каен, чыршы үсентеләре утыртуда катнашты.

«Ботаника» бакча үзәге (генеральный директоры Раил Мифтахович Садыйков) хезмәткәрләре «Звездный» паркында декоратив агачлар утыртты.

— Бишьеллык үсентеләр Мәскәү якларыннан кайтарылды, — ди оешмада 27 ел хезмәт куючы механик, участок мастеры Рузиль Миңнегазин. — Узган елда өрәңге, чыршылар утырттык. Быел бу эшне дәвам итәбез. Җиләк-җимеш агачлары да булачак. Урта җирдә имән утыртылачак. Гомумән алганда, 300гә якын үсенте утырту күзаллана.

«Әкият» скверында да күңелле мохит хөкем сөрде. 8нче һәм 22нче мәктәп укучылары, 25нче микрорайонда яшәүчеләр һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы әгъзалары яшелләндерү проектына кушылды.

Шәһәребезнең инвалидлар җәмгыяте вәкилләре дә экологик чараларда актив катнашты. Егетләр-кызлар бердәм команда булып Комсомол күле буенда агач утыртырга чыкты.

— Әлеге акция ярдәмендә без шәһәребезне яшелләндереп кенә калмыйча, үзебезне төбәк тарихына да яздырып калдырдык, — дип билгели оешма рәисе Татьяна Кетько. — Бу агачлар үсеп, шәһәрдәшләрне шатландырачак, ә безнең күңелне бердәм рәвештә экологик чарада катнашкан шушы матур көн турындагы истәлекләр җылытып торачак. Шәһәр хакимиятенә күләмле проектка үз өлешебезне кертү мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәтлебез. Яраткан төбәк хакына игелекле гамәлләр кылу, аңа файдалы булу безнең өчен зур әһәмияткә ия!

Төрекмән бистәсенең «Нур» клубы активистлары тирә-юньдә чисталык урнаштыру белән берлектә матурлык турында да онытмады. Алар биләмәне тәртипкә китерде, тәрәзә-ишекләрне юды, агач төпләрен агартты.

Московка микрорайонында өмә обелиск территориясендә оештырылды. Мондагы чарада хакимият эшләре идарәчесе Алексей Евгеньевич Пальчинский, «ДорСтройРемонт» предприятиесе директоры Юрий Александрович Волков, ветераннар һәм урындагы «Юнармия» хәрәкәте курсантлары, төбәктә яшәүчеләр катнашты.

Мулла, Төрекмән, Зает микрорайоннары зиратларында да күләмле чаралар үтте. «Рәхмәт инде өмәчеләргә, алар изге эш башкаралар, күпләрнең туганнары, әби-бабалары, әти-әниләре биредәге мәңгелек йортларда җирләнгән», — дип яза социаль челтәрләрдә укучыларыбыз.

Бу сүзләргә кушылып, шәһәребездә узган экологик чараларга зур өлеш керткән һәр оешма-предприятиегә, битараф булмаган якташларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезнең тырышлык белән төбәгебез тагы да күркәмрәк, чистарак һәм ямьлерәк төскә керә!

 

Лилия ГАБИТОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: