Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чисталык өмәләре дәррәү бара

Октябрьскийлылар республика күләмендә оештырылган язгы экологик чарада катнашты.

Чисталык өмәләре дәррәү бара
Чисталык өмәләре дәррәү бара

Предприятие-оешмалар, уку йортлары вәкилләре иртәнге яктан ук шәһәр биләмәләрен кышкы тузаннан чистарту, кар көртләреннән арындыру өчен кызу эшкә кереште. Хакимият һәм муниципаль учреждениеләрнең бердәм командасы Җиңү паркында һәм якын-тирәдәге урамнарда тәртип урнаштырды. Фикердәшләр булганда эш тә җиңел һәм күңелле бара. Мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган музыкаль бүләк өмәчеләрне илһамландырып торды. Мәктәп туклануы комбинаты барлык кешене дә кайнар чәй белән сыйлады. Шул рәвешле, күмәк өмә чын мәгънәсендә туган шәһәр турында хәстәрлек күрү һәм чисталык бәйрәменә әверелде.

Экологик чарада яшьләр дә актив катнашты. Октябрьский нефть көллиятенең Крупская урамындагы корпусында белем алучы егетләр-кызлар Чапаев урамыннан Салават Батырга кадәр арада тәртип урнаштырды. Әлбәттә, кыштан соң җыелган чүп-чарны бер көн эчендә җыештырып бетеп булмый. Шуңа күрә студентлар экологик өмәләргә көн саен чыга.

Коммуналь-төзелеш көллияте укучылары да акциядән читтә калмады. Алар яшьләрчә дәрт, энергия белән Королев урамы буйлап һәм уку йорты биләмәсендә эшләде. Студентларыбызның шәһәрне матур һәм чиста итеп күрергә теләве мәслихәт күренеш, аларның предприятиеләр хезмәткәрләре белән берлектә экологик чараларда актив катнашуы аеруча шатландыра.

«Жилуправление» җәмгыяте хезмәткәрләре Кувыкин урамын җыештырды. «ОЗНА» компаниясе дә республика экологик чарасында дәррәү катнашты. Биредә хезмәт куючылар гаддәтәгечә үзләренең биләмәсе белән берлектә шәһәр урамнарын да чүп-чардан тазартты.

Талип Нуркаев исемендәге бульварда һәм Клинов урамында язгы өмәләр апрель башында ук башланган иде. Биредә озын кыш буена җыелган чүп-чарны җыештырдылар, карны чистарттылар. Бу эшләргә хезмәткәрләр генә түгел, техника да җәлеп ителде. «ОЗНА» белгечләре алдагы көннәрдә яшел үсентеләр утыртуны да планлаштыра.

«Башкирэнерго» җәмгыятенең «Октябрьский электр челтәрләре» производство бүлеге эшчеләре дә чисталык өчен «көрәшкә» чыкты. Алар Девон урамы өлешендә, Севернаядан Садовое кольцо урамына кадәр биләмәләрне җыештырды. Әлеге предприятие хезмәткәрләре җомга саен өмә оештыра. Алдагы атналарда биләмәләрне кардан арындырганнар, тротуарларда, түтәлләрдә эшләгәннәр. 1нче майга өмәләрне төгәлләргә ниятлиләр.

«Уфа газпром газ бүлү» җәмгыятенең Октябрьский участогы вәкилләре — барысы кырыклап кеше Комсомольская урамында, Горькийдан Девонскаяга кадәр араны чистартты. Аларга ОКСК студентлары да кушылды.

Чисталык көнендә Милли мәдәниятләр үзәге дә катнашты. Белгечләр үзләренә беркетелгән мәйданны, урам буйларын тәртипкә салды.

Төрекмән бистәсенең «Нур» клубы хезмәткәрләре экологик акцияләрдә һәрчак актив катнаша. Шушы араларда алар клуб янында урнаштырылган герой-якташ, шагыйрь һәм прозаик Мөҗәһит Хәйретдиновның һәйкәлен юды. Моңарчы биредә өмә оештырылып, биләмә кардан, чүп-чардан чистартылган иде. «Һәйкәлләр — ул безнең тарихыбыз һәм аларны кадерләп саклау, шул исәптән карап-тәрбияләп тору зарур, — дип ассызыклый клуб активистлары. — Яугирләр, тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә куелган стела, монументлар гади таш кына түгел, аларда аерым кешеләр язмышы, батырлык үрнәкләре саклана».

«Җиңү волонтерлары» да Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәйкәлләрен җыештырырга чыкты. Өмә барышында 1906 елгы Мөбәрәкша Низаметдинов (1984 елда вафат), 1916 елда туган, Кызыл йолдыз ордены, «Сугышчан батырлык» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән Исмәгыйль Әминев (1985тә үлгән), Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр катнашучысы, Кызыл йолдыз ордены белән билгеләнгән 1964 елгы Илгиз Муфтахов (1985 елда сугышта каты яраланып, һәлак булган) каберлекләрендә тәртип урнаштырылды.

Гомумән алганда, экологик чаралар барышында биләмәләрне җыештырырга 58 шәһәр предприятиесе, оешма һәм учреждениеләре, 1600дән артык кеше чыкты. 38 200 кв. м мәйданлы территория чистартылды, бу эшләргә 18 берәмлек техника җәлеп ителде. Акция барышында шәһәрдән 56 куб. м чүп-чар һәм 120 куб. м кар чыгарылды.

Хакимият башлыгы Алексей Шмелев барлык хезмәт коллективларына туган шәһәр турында кайгыртулары, урамнар, парк-скверлар, биләмәләрне тәртипкә китерүләре өчен рәхмәт белдерә.

Киләсе гомумреспублика экологик акциясе 23 апрельдә, май бәйрәмнәре алдыннан узачак һәм «Яшел Башкортстан» чарасы белән берләштереләчәк. Аның барышында паркларны, урам-ишегалларын чистарту, яшелләндерү дәвам ителәчәк, шәһәр Бөек Җиңүне бәйрәм итүгә әзерләнәчәк. Октябрьскийлыларны, идарәче компанияләрне, күпфатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләрне Чисталык көннәрендә һәм өмәләрдә актив катнашырга чакырып калабыз.

Искәрмә. Агымдагы елда Бөтенрусия өмәсе объектлары исемлегенә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләре биләмәләре дә кертелгән. Шәһәрдә Мәскәү проспекты буйлап 10нчы йорттан ерак түгел Төзүчеләр аллеясы барлыкка киләчәк. «Әкият», «Школьный» скверларында миләш, чыршы, каен агачлары утыртылачак. 37нче микрорайон ягыннан шәһәргә кергәндә, Ленин проспекты буенча аллея дәвам ителеп, үсеп китмәгән үсентеләр урынына 30лап агач утырту күзаллана. «Геофизик» паркында, «Прокурорская» аллеясында, зәңгәр чыршылар барлыкка киләчәк. Шулай ук «Звездный» скверын яшелләндерү буенча эш дәвам итәчәк, анда 180гә якын төрле үсенте утырту планлаштырыла.

Фото: ачык чыганаклардан.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: