Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тирә-як мохитне саклау
2 февраль 2021, 15:30

Укучылар «Экозабота» федераль проектына үз өлешләрен кертте

«Экозабота» проекты буенча укучылар тарафыннан җыелган батарейкаларның беренче партиясе эшкәртүгә тапшырылды.

«Экозабота» проекты буенча укучылар тарафыннан җыелган батарейкаларның беренче партиясе эшкәртүгә тапшырылды.
1 февральдә «Экозабота» проекты кысаларында мәктәп укучылары тарафыннан җыелган батарейкаларның беренче партиясе «Мегаполисресурс» компанияләр төркеменең Чиләбе заводына эшкәртүгә керде.
«Экозабота» мәктәп проекты 2020 елның июнендә старт алды һәм «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында мәктәп укучыларын экологик һәм табигый-фәнни агарту буенча стратегик платформа булды. Бу вакыт эчендә Русиянең 30 шәһәреннән 3 мең мәктәп укучысы гомум авырлыгы 10,6 тонна булган 425 100 данә батарейка җыйды.
Проектның актив катнашучылары арасында Идел буе федераль округы төбәкләреннән мәктәп укучылары бар иде. Идел буенда «Экозабота» проекты Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров аппараты тарафыннан хупланды. Әйтергә кирәк, проектта катнашучы барлык мәктәпләр дә батарейкалар җыю өчен махсус контейнерлар белән җиһазландырылган, методик материаллар белән тәэмин ителгән. Һәр мәктәп турыдан-туры эшкәртүче белән килешү төзеде, ул тутырылган контейнерларны утильләштерүгә бушлай ала.
«Русия территориясендә, шул исәптән Идел буе федераль округында тормышка ашырыла торган «Экозабота» проекты безнең балаларны экологик тәрбияләүнең мөһим элементы булды, ул, үз чиратында, уку процессының аерылгысыз өлешенә әйләнергә тиеш. Проект киләчәктә дә үсеш алачак һәм мәктәп укучылары батарейкаларны дөрес утильләштереп кенә калмыйча, күп тапкыр кулланыла торган элементларга, шул ук аккумуляторларга, зарядка җайланмаларына да күчәчәк», – диде Русия экология җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе, «Цивилизация» фонды директоры Светлана Васильева.
Октябрьский укучылары да «Экозабота» федераль проектына кушылды. Мәктәпләрдә батарейкалар җыю буенча махсус контейнерлар урнаштырылды.
Читайте нас: