Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тирә-як мохитне саклау
16 сентябрь 2020, 20:00

Урманнарны саклау - безнең бурыч!

26 сентябрьдә "Җиңү урманы" акциясе үтәчәк. “Яшел Русия” һәм “Урманны саклыйк” Бөтенрусия акцияләрен уздыру кысаларында 26 сентябьдә республиканың урман фонды территориясендә 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү урманы” акциясе узачак.

- Башкортстан Республикасы урман фонды җирләрендә агач утырту урыннары, дөрес утырту кагыйдәләре, акциянең бренды интерактив картада билгеләнгән, ул Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган, - дип республиканың урман хуҗалыгы министры урынбасары Венер Вахитов. - Акциядә катнашучылар урман фонды җирләрендә кирәкле утырту материаллары һәм инвентарь белән тәэмин ителәчәк. “Җиңү урманы” акциясенә кагылышлы риторибутика республиканың урман хуҗалыкларында җитештерелгән һәм бар. - Урманны көз һәм яз көне утырту - республика халкының күркәм традициясе, - дип ассызыклады Венер Вахитов. - Урман - табигать бүләк иткән байлык, безнең бурыч - аны киләчәк буыннар өчен сак куллану һәм саклау. Шул ук көнне республика муниципаль берәмлекләренең торак пунктлары территориясендә «Геройлар аллеясе»нә нигез салу оештырыла. Фото:forest.bashkortostan.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Читайте нас: