Туган як
+11 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Чүпләмик дөньяны!

«Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе» чисталык яклы

«Табигать безнең яклауга мохтаҗ булса, без, кешеләр, аның яклавына тагы да мохтаҗрак. Һәрберебезгә яшәү өчен чиста һава һәм су, уңайлы мохит кирәк» (Николай Реймерс).
Билгеле совет экологы фикере белән килешмичә булмый. Дөрестән дә, табигать байлыкларының кешелек дөньясы өчен әһәмияте бәяләп бетергесез. Тирә-як мохит яки экология — тирән мәгънәле төшенчә. Ул иң кечкенә тере организмнан башлап бөтен планетаны колачлый. Юкка гына «Табигать — гомум йортыбыз» димиләр. Аның чисталыгы, иминлеге өчен тәү чиратта кешеләр җаваплы. Сулаган һаваның, эчкән суның, туфракның пычрануы тереклек дөньясына зур зарар китерүен барыбыз да белә. Аны күз алдына китерү өчен мәгълүматларга күз салу да җитә. Исәпләүләрчә, бер кешедән елына уртача 300 килограмм чүп-чар җыела. Ә хәзер моны ил, республика күләмендә күзаллап карыйк. Олы-олы чүп өемнәре бит бу! Тирә-юньгә никадәр зарар, хәвеф дигән сүз.
Башкортстанда, шул исәптән шәһәребездә, бу экологик мәсьәләне чишү өчен күп сандагы проектлар даими тормышка ашырыла. Шундыйларның берсе 5 июньдә — Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көнендә оештырылды. «Чиста ярлар» чарасы кысаларында Октябрьскийның һөнәри белем бирү йортлары студентлары, яшьләр хәрәкәте вәкилләре күл буйларын җыештырырга чыкты.
«Яшь гвардия» яшьләр оешмасы әгъзалары «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлеге активистлары белән берлектә Урман күле биләмәсен чүп-чардан тазартты, тирә-юньне тәртипкә китерде. Егетләр-кызлар җиң сызганып эшкә кереште, алар пластик шешәләрне, кәгазь-катыргыларны башка чүп-чардан аерым җыйды. Күл буйлары ямьләнеп, чистарып калгандай булды.
Нишләптер кайберәүләр чүпләрен елга-күл буйларына илтеп ташлауны хуп күрә. Алар фикеренчә, чүпне елга яшерергә, үз куенына алырга тиештерме? Авылларда яшәүчеләр дә нәкъ шулай эшли. Чиләк-чиләк чүбен ярга чыгара.
Экологик чарада катнашучы егетләр-кызларның фикерен ишетү өчен аларга мөрәҗәгать иттем.
Айрат Шарапов, «Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе» оешмасының урындагы бүлеге җитәкчесе:
— Бүген без бөтен дөнья буенча барган экологик чарага кушылдык. Төшке ашка кадәр Котловандагы сулыклар, Банное күле буен җыештырдык, хәзер инде Урман күле биләмәсен чистартабыз. Элек яшьләрне өмәләргә җәлеп итү авыррак иде. Бүген вәзгыять яхшырды. Сәламәт тормышны, спортны яратучы алдынгы фикерле егет-кызларның саны бермә-бер арта. Алар үз теләге белән һәр башлангычка кушыла, бурычларына зур җаваплылык белән карый. Шәһәребездә чүп-чарның күпкә кимүен сизәсездер, бу чисталык чараларына предприятиеләр, махсус хезмәтләр генә түгел, белем бирү йортлары да җәлеп ителүенә бәйле. Шул рәвешле балаларны яшьтән үк хезмәткә өйрәтүгә, яшәгән җиребезгә мәхәббәт тәрбияләүгә ирешәбез, димәк.
Лиза Савельева һәм Диана Бородина, 22нче мәктәп һәм коммуналь-төзелеш колледжы укучылары:
— Без шәһәребезне бик яратабыз һәм аның һәрчак чиста булуын телибез. Төбәктә яшәүче барлык кешеләрне дә әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы, сакчыл булырга өндибез. Адәм балалары гомер иткән урында чүп-чарсыз булмый, шуңа күрә экологик чараларны ешрак оештырырга, анда һәркем кулдан килгәнчә өлеш кертергә тиеш. Без мондый проектларда даими катнашабыз, шәһәребезне тагы да күркәмрәк итү өчен бар тырышлыкны куябыз.
Арабызда матурлыкны күрә белүче, чисталыкны яратучы кешеләрнең яшәве мәслихәт күренеш. Аеруча яшьләрнең табигатькә сакчыл карашта булуы, үзаңлылыгы мактауга лаек. Егетләр-кызлар шул рәвешле яшьтәшләренә генә түгел, балаларга да, олыларга да зур үрнәк күрсәтә, аларны сәламәт яшәүгә өнди. Ә сәламәтлек нигезендә гап-гади төшенчә — чисталык ята. Аңа ирешү өчен без, кешеләргә, нибары тирә-ягыбызда тәртип сакларга, табигатьне пычратмаска, үзебезнең һәм яшь буынның киләчәгенә битараф булмаска кирәк.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.


Читайте нас: