Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

«Мин — өмәдә!» бәйгесе тәмам

«Мәдәниятле илдә яшәү өчен Русиядән читкә китү кирәкми. Нибары тирә-юньне чүпләмәү, юл кагыйдәләрен үтәү, зарарлы гадәтләрдән арыну, Ватан тарихын өйрәнү, өлкәннәрне хөрмәтләү зарур. Шул вакытта үзеңнең мәдәниятле дәүләттә яшәвеңне төшенәчәксең...» (Михаил Задорнов).

... Озын-озак кышлардан соң, ниһаять, туган җиребезгә кояшлы яз килде. Әйләнә-тирәбез көннән-көн гүзәлләнә бара, беренче яшел үләннәр, чәчәкләр баш калкыта. Шушы матур манзараны кар эрегәч калкып чыккан чүп-чар өемнәре генә бозып тора. Әмма бусы төзәтерлек хәл. Һәм шәһәрдәшләр моны инде ничәнче тапкыр үз үрнәкләрендә дәлилләде дә.
Шәһәребездә яз башыннан экологик өмәләр үткәрү чын хезмәт бәйрәменә әверелде. Күмәк эш нәтиҗәсендә парк-скверлар, урамнар, торак йорт, оешма-учреждение биләмәләре тәртипкә китерелә. Якташларның хезмәтен фотоларда мәңгеләштерү ниятеннән «Туган як» гәзите «Мин — өмәдә!» исемле бәйге оештырды. Анда катнашыр өчен экологик өмә күренешләрен сурәткә төшереп җибәрергә кирәк иде.
Бәйгегә шәһәр оешма-учреждениеләре зур кызыксыну күрсәтте. Беренчеләрдән булып «Нур» клубы, шәһәр поликлиникасы, «Яшьләр сарае», «Милли мәдәниятләр үзәге», А. П. Шокуров исемендәге музей хезмәткәрләре фотоларын җибәрде. Арытаба бәйгечеләргә нефть колледжы, балалар поликлиникасы, «БашДомКом» йорт комитетлары советы берләшмәсе», инвалидлар җәмгыяте кушылды. Конкурска килгән фотосурәтләрнең һәрберсе үзенчәлекле, игътибарга лаек. Әмма бәйге шартлары буенча иң яхшы эшләрне ачыклау зарур. Җиңүче буларак шәһәрнең инвалидлар җәмгыятеннән килгән фотолар танылды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр экологик өмәләрдә актив катнашуы белән күпләргә үрнәк булып тора. Агымдагы елда җәмгыять әгъзалары үзаллы рәвештә дә, «Радуга» балаларны тернәкләндерү үзәге һәм «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлеге белән берлектә дә биләмәләрне җыештырырга чыкты. Аларның тырышлыгы белән Җиңү паркы чүп-чардан, корыган ботаклардан чистартылды.
Төп җиңүчеләрдән тыш иң креатив фото авторын да махсус бүләк белән билгеләдек. Бу — А. Шокуров исемендәге музейдан килгән бәйге эше (авторы: Валерий Иванов). Фотода музей хезмәткәре — Любовь Карасёва. Хезмәттәшләре аның турында болай ди: «Кешеләргә игелекле мөнәсәбәтле, бик тырыш, нинди эшкә тотынса да булдыра, кызыклы фикерләр белән илһамланып яши. 3 балага гомер бүләк иткән ана да, 6 оныгына кадерле картәни дә ул». Любовь ханымга киләчәктә дә шундый булып калуын, һәрвакыт уңышлар юлдаш булуын телибез!
... Шулай итеп, «Мин — өмәдә!» бәйгесе тәмам. Анда катнашкан һәр оешма вәкилләренә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Шәһәрдәшләр киләчәктә дә конкурс-проектларыбыздан читтә калмас дип ышанабыз.


Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары һәм архивтан.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: