Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Яшел республика — яшел Октябрьский!»

27 апрельдә, Яз һәм хезмәт бәйрәме, Бөек Җиңү көне якынлашкан мизгелләрдә, шәһәребездә күләмле экологик өмәләр, яшелләндерү чаралары оештырылды

Якынлашып килүче бәйрәм көннәренә парк-скверларны, ишегалларын, учреждение биләмәләрен тагы да күркәмрәк итү максатында шәһәр предприятиеләренең хезмәт коллективлары, күпфатирлы һәм шәхси йортларда яшәүче олылар һәм балалар җыештыру, агач утырту эшләренә кушылды.
Гадәттәгечә, Октябрьский хакимияте хезмәткәрләре күләмле чарада башлап йөрүчеләр булды. Алар муниципаль оешмалар, мәктәп укучылары, иреклеләр белән берлектә Гагарин исемендәге һәм Җиңү паркларын, Лермонтов урамы биләмәсен тәртипкә китерде. Өмә нәтиҗәсендә корыган яфрак-үләннәр, көнкүреш калдыклары җыелып, капчыкларга тутырылды, түтәлләр чистартылып, чәчкә утыртуга әзерләнде. Мәктәп туклануы комбинаты хезмәткәрләре өмәчеләрне кайнар чәй һәм тәмле камыр ашлары белән сыйлады. Иҗат коллективларының матур концерт номерлары күңелләргә дәрт, тәнгә көч-куәт өстәп торды.
Экологик өмәләр белән бер көнне бөтен республика буенча «Яшел Башкортстан» чарасы кысаларында агачлар утыртылды. Октябрьскийлылар да яшелләндерү эшендә актив катнашты. Нәтиҗәдә, биләмәдә 120 төп агач үсентесе (ишегаллары, мәктәп, балалар бакчалары җирлегендәгеләрен исәпкә алмыйча) утыртылды һәм 5 яңа аллея барлыкка килде: Комсомоллар (Комсомол күле), Геройлар («Нефтьче» паркы), Гаилә («Дуслык» паркы), Иреклеләр (Гагарин паркы) һәм 37нче төбәктә «Чыгарылыш сыйныф укучылары» аллеяләре.
Гагарин паркында Яшьләр сарае активистлары, нефть колледжы студентлары һәм башка волонтерлар көче белән «Иреклеләр аллеясе» барлыкка килде.
Агач үсентеләре утыртуда Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев белән берлектә Башкортстан Республикасының сәнәгать һәм инновация сәясәте министры урынбасары Урал Насый- буллин һәм Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан бүлеге рәисе Олег Ротов катнашты.
Комсомол күле буенда республика күпгамәлле үзәгенең шәһәр филиаллары хезмәткәрләре тара- фыннан 30 төп чыршы утыртылды. «Бүген без гаиләләребез белән берлектә шәһәрне яшелләндерүдә катнашабыз, — ди күпгамәлле үзәк филиалы мөдире урынбасары Лилия Арсланова. — Мондый чаралар бик кирәкле. Алар шәһәрдәшләрне берләштерергә, шулай ук балаларны файдалы эшкә җәлеп итәргә булыша. Республика буенча барган чарага үзебездән өлеш кертә алуыбызга бик шатбыз».
37нче төбәктә 2нче гимназия, 15, 17, 18нче мәктәпләр укучылары, 3нче гимназиянең иреклеләр отряды 1989, 90нче елларда мәктәпне тәмамлаучылар 40 үсентедән торган аллеяга нигез салды. Хәзер бу төбәкне «Чыгарылыш сыйныфлар» аллеясендәге яшел сылукай чыршылар бизәп торачак.
35нче төбәктәге «Дуслык» скверында «Гаилә» аллеясенә нигез салынды. Биредә Уфа газпром газ бүлү станциясенең Туймазы филиалының Октябрьский комплекслы хезмәте белгечләре көче белән 35 төп чыршы утыртылды. «Бүген без яшелләндерү чарасына кушылдык, — ди Уфа газпром газ бүлү станциясе филиалының Туймазы бүлеге директоры Альберт Якупов. — Халыкның ял итү урыны тагы да ямьлерәк булсын өчен агачлар аллеясе булдырылды. Без киләчәктә дә үсентеләрне карап-тәрбияләп торачакбыз, алар тирә-юньне матурлап, һаваны сафландырып торыр дип ышанабыз».
Төрекмән бистәсенең «Нур» клубы хезмәткәрләре дә экологик өмәгә чыкты. Алар биләмәдә ремонт, җыештыру эшләре оештырды. «Ойл-Сервис» җәмгыяте булышлыгында М. Хәйретдинов һәйкәле төзекләндерелде.
Мулла авылында яшәүчеләр иртә таңнан яшелләндерү чарасына кушылды. Урам комитетлары советы рәисе Рәшит Гыйниятуллин сүзләренчә, өмә барышында Чишмә тавы биләмәсе җыештырылып, 100 төп нарат, арытаба Котлован буенда 50 төп нарат үсентесе утыртылачак.
Северная урамы 20нче йортта яшәүчеләр «Жилуправление» һәм күпфатирлы йортны хезмәтләндерүче оешма — «ЖЭУ-1» белән берлектә экологик чарага кушылды. «Безнең ишегалды — туган йортыбыз», — ди активистлар. — Яшелләндерү чарасында катнашу карары гомум җыелышта кабул ителде».
«Стройзаказчик», «Торак», «Йорт-сервис», «Ролстрой», «Яңа йорт» һәм башка идарә итүче компанияләр дә чарадан читтә калмады. Алар җитәкчелегендә йортлар ишегалдында агач-куаклыклар утыртылды. Яшелләндерү чарасында Октябрьский музыка колледжы, Милли мәдәниятләр үзәге, «Башавтотранс» филиалы — ОПАТП, «Нефтемодулькомплект», «Инвестподряд-Стронег», «Теплоэнерго», «Башкирэнерго» җәмгыятләре, Комсомол, Пугачев, Чапаев урамнарында, 25, 34нче төбәктә яшәүчеләр һәм башкалар актив катнашты.
Бүген без шәһәребез бәйрәм көннәрен лаеклы каршы алырга әзер дип әйтә алабыз. Бу — шәһәрдәшләрнең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Өмәдә катнашкан һәр оешма-предприятиегә, олы һәм кече яшьтәге якташларга ихлас рәхмәт сүзләрен белдерәсе килә!

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотолары

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин


Читайте нас: