Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Өмәләр дәвам итә

20 апрельдә октябрьскийлылар чираттагы экологик өмәгә кушылды.

20 апрельдә октябрьскийлылар чираттагы экологик өмәгә кушылды.
Бу көнне урындагы үзидарә органнары, шәһәр хакимияте, муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре һәм башка шәһәрдәшләр биләмәләрне тәртипкә китерергә чыкты. Чара барышында Октябрьскийның тарихи үзәге саналган Горький урамы һәм Свердлов урамының бер өлеше чистартылды. Моннан тыш җыештыру эшләре шәһәрнең төрле төбәкләрендә үткәрелде.
«Радуга» балаларны тернәкләндерү үзәге һәм шәһәрнең инвалидлар җәмгыяте «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлеге белән берлектә экологик чарада катнашты. Балалар һәм олылар Җиңү паркында тәртип урнаштырды. Алар тарафыннан якынча 15 капчык чүп җыелды, корыган агач ботаклары аерым урында тупланып, читкә чыгаруга әзерләнде. Урындагы бүлек сәркатибе О. Латыйпов парктагы һәйкәл-мемориаллар тарихын бәян итте, аларның Бөек Ватан сугышы хатирәләрен саклаудагы әһәмиятен билгеләде, өмәчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, партия исеменнән сувенирлар тапшырды.
2нче балалар сәнгать мәктәбе өмәдә «Әйләнә-тирәдәге дөньябызда тәртип урнаштырыйк. Бу — безнең өчен иртән торып юыну, үзеңне тәртипкә китерү кебек гади, көндәлек кагыйдәгә әверелергә тиеш», дигән өндәмә белән катнашты.
1нче сәнгать мәктәбе вәкилләре үз чиратында Гагарин паркын чистартырга чыкты. Садовое кольцо урамының 17нче йортында яшәүчеләр металл корылмаларны, ихаталарны буяды, күпьеллык үсемлекләр түтәлләре ясады, яңа почта тартмалары урнаштырды. Герцен урамы буйлап ветераннар һәм йорт комитеты советлары өмә оештырды. 24нче йорт биләмәсендә чүп-чар һәм корыган яфраклар зур-зур капчыкларга тутырылды. Шимбә өмәсенә 34нче төбәкнең 8а, 14, 16, 29нчы күпфатирлы йорт хуҗалары да кушылды. Күрше-күлән бердәм рәвештә кыштан калган чүп-чарны җыештырды, коры-сары куаклыкларны тәртипкә салды. Иң ахырдан чәй эчү мәҗлесе оештырылды.
«Жилуправление» җәмгыяте вәкилләре 6 апрельдә йорт яны биләмәләрен җыештыруда катнашкан иде, 20 апрельдә исә алар яшелләндерү эшендә мәшгуль булды. Агач-куаклыкларны утыртышырга битараф булмаган фатир хуҗалары да чыкты.
Экологик өмәгә гадәттәгечә А. Шокуров исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее, «Милли мәдәниятләр үзәге», Төрекмән бистәсенең «Нур» клубы, музыкаль һәм күпюнәлешле һөнәри колледжлар, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, шәһәр мәдәният йорты, «БашДомКом» күпфатирлы йортлар советы берләшмәсе, иҗтимагый торак күзәтчелеге шәһәр үзәге һәм башка учреждениеләр кушылды.
Киләсе өмәләр Бөек Җиңүгә һәм биләмәне яшелләндерүгә багышланачак.

Лилия ГАБИТОВА әзерләде.

Читайте нас: