Узган саннарыбызның берсендә язгы «умызая»лар турында чыккан мәкаләнең темасын дәвам итәбез. Чүп чыгару-урнаштыру турында күпме генә язсак, сөйләшсәк тә, ул ни өчендер яхшыга үзгәрми.
Мине бер сорау борчый: «Ни өчен хайваннар белән чагыштырганда аңлы булырга тиеш кешеләр чүпләрен теләсә-кая ыргыта?» Әйе, нәкъ теләсә-кая: тәмәке төпчеген, ашаган ризык тартмасын, кәнфит-туңдырма кәгазен, эчкән сыра шешәсен, чәйнәгән сагызын да «лач» итеп төкереп китә. «Күңелем кая куша, чүбемне шунда ташлап калдырам», — дип уйлыйлардыр инде, күрәсең. Ә бәлки бөтенләй уйламыйлардыр да. Башында уйлау-фикерләү сәләте булган кеше мондый адымга басмас иде, мөгаен. Эшкә барганда басу-кырлар аша да үтәргә туры килә. Беләсезме, пакет-пакет чүп ташлап китәләр шунда. «Башкаларга төкерәм, кем тели, шул җыештырсын, миңа тирә-якның чисталыгы кирәкми», — диләрме икән? Искиткеч күп сорау туа, әмма аларның берсенә дә җавап юк. Тәрбиясезлекме бу? Битарафлыкмы икән әллә? Шапшаклыкмы? Уйлап карагыз инде, зур абый-апалар кыш буе ташлаган чүпне мәктәп укучылары хәзер өмәләргә чыгып җыештырачак. Без, өлкәннәр, аларга нинди үрнәк күрсәтәбез? Әллә алар да киләчәктә шулай эшләмәс дип уйлыйсызмы, юк, киресенчә, арттырып та җибәрмәсәләр әле. Бездән җыештырттылар, менә хәзер без чүпләгәнне башкалар да җыйсын диячәкләр. Мин үзем бер кәнфит кәгазен берничә көн буе кесәмдә йөртә алам, чүп савыты яныннан ташларга онытып китсәм. Балаларымны да кечкенәдән шулай өйрәттем — «һичкайдан да җиребезне чүпләмәгез, махсус чүп савыты бар аның өчен!» — дип.
Бу уңайдан урамда берничә кешенең фикерен сораштырдым. «Теләсә-кая чүп ташлаучыларга каршы көрәшеп буламы?» — дигән сорау бирдем. Менә нинди җаваплар алдым.