Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Кошларыбыз»

Кышкы суыкларны калдырып, туган җиребезгә яз килде. Җылы якка киткән кошлар да кайта башлады. Иң элек кара каргалар, алардан соң — тургайлар, сыер- чыклар. Болар — язның беренче хәбәрчеләре.

Кышкы суыкларны калдырып, туган җиребезгә яз килде. Җылы якка киткән кошлар да кайта башлады. Иң элек кара каргалар, алардан соң — тургайлар, сыер- чыклар. Болар — язның беренче хәбәрчеләре.
Табигать кышкы йокысыннан уянган, җиһанга яшәеш исе таралган матур мизгелләрдә шәһәребезнең 19нчы коррекция мәктәбендә «Яз бәйрәме — сыерчык көне» исемле чара үткәрелде. Аның оештыручылары — Октябрьский нефть колледжының 1 һәм 2нче тулай торагы студентлары.
Башлангыч сыйныфларда укучы балалар күңелле уеннарда, викторинада бик актив катнашты, зур кызыксыну күрсәтте. Студентлар мәктәпкә үзенчәлекле бүләк тә әзерләгән иде. Егетләр-кызларның үз куллары белән ясаган сыерчык оялары бу. Алар канатлы дусларыбызга ошар дип ышанабыз. Ә укучы балалар ояда урнашкан сыерчыкларның тормыш-көнкүрешен күзәтә алачак. Алай гына да түгел, үзләре дә аңа өлеш кертәләчәк. Мәсәлән, кошкайларны тәмле җимнәр, ипи валчыклары белән сыйларга, аларны мәче-мазардан сакларга.
Игелекле гамәлгә сез дә кушылыгыз, дуслар! Сыерчык оялары ясап, агачларга элсәгез, ул кемнеңдер туган йортына, җил-яңгырдан, бәла-казадан саклау урынына әверелер.


С. ШӘЙМӘРДАНОВА, Л. ГУЗЕЙ, 1 һәм 2нче тулай тораклар тәрбиячеләре.
Читайте нас: