Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чиста булсын шәһәрем!

6 апрельдә шәһәрдәшләр бөтен республика буенча узучы чарага — экологик өмәгә кушылды

Халыкның бердәм булып тирә-юньне җыештырырга, урам-паркларны тәртипкә салырга чыгуы — борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезнең берсе.
Куанычка, бүгенге көндә дә ул үз асылын югалтмый. Агымдагы елда да шәһәрнең оешма-учреждениеләре, күпфатирлы, шәхси йортларда яшәүчеләр өмәдән читтә калмады, яраткан төбәгебезне чистартуга кулдан килгәнчә өлеш кертте.
Октябрьский хакимияте хезмәткәрләре Үзәк мәйданны, Ленин проспекты буйлап Губкин урамына кадәр биләмәне җыештырды. Спорт сарае, 4нче балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре «Нефтьче» паркын тәртипкә китерде. Китапханәчеләр, музыка колледжы хезмәткәрләре уку йорты тирәсен «ялт» иттереп куйды. «Жилуправление», «Зевс» идарә итүче компаниясе, Яшьләр сарае, 1нче шәһәр дәваханәсе, «Башнефтегеофизика», «Нефтемодулькомплект» җәмгыятьләре, «Альтернатива» заводы, «Башинформсвязь», эшкуарлар берлеге һәм башка оешмалар, мәктәп-гимназияләр, балалар бакчалары, яшьләр хәрәкәте активист- лары, күпюнәлешле һөнәри, коммуналь-төзелеш һәм нефть колледжы студентлары да күмәк өмәгә чыкты.
Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев экологик чараны башлап йөрүчеләр рәтендә иде. «Шәһәребезнең туган көне билгеләнгән чорда өмәләр оештыру — аны ярату һәм хөрмәтләү билгесе, — диде халыкка мөрәҗәгатендә Алексей Николаевич. — Без ел саен апрель-май айларында республика чарасына кушылабыз. Быел да шулай булачагына ышанам. Үзебез эшләгән-яшәгән биләмәләрне җыештырып куйсак, барыбызга да файдалы булачак. Бу балалар-оныкларга, ветераннарга, шәһәрнең хөрмәтле кешеләренә уңайлы шартлар булдыру өчен дә мөһим. Октябрьский — безнең гомум йортыбыз! Ул төзек, чиста, матур булсын өчен бар тырышлыкны салыйк. Өмәгә кушылган һәр кешегә рәхмәтемне белдерәсем килә!».
Агымдагы елда өмәләр барышында чүп-чарны аерым җыю оештырылды. Бу эшкә һәркем җаваплы караш күрсәтте, нәтиҗәдә коры-сары, пыяла, пластик калдыклар аерым капчыкларга тутырылды.
Шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы чарага ямь, халыкка дәрт-дәрман биреп торды. Җәмәгать туклануы предприятиеләренең күчмә сәүдә нокталары өмәчеләрне кайнар чәй, тәмле камыр ризыклары белән сыйлады.
Фикерләр:
«Шимбә өмәсе шәп үтте. Гоголь урамы буйлап биләмәләр хәзер җыйнак-пөхтә төстә. Чарада катнашучы һәркемгә зур рәхмәт!»
«35нче төбәктә яшәүчеләр бердәм булып өмәгә чыкты. Кем көрәк-себерке, кем тырма ишеләр белән коралланган иде. Нәтиҗәдә, төбәкне матур итеп җыештырып куйдык»
«Гагарин паркы биләмәсен чистартканда бер нәрсә игътибарны җәлеп итте. Ул да булса, маэмайлардан калган «бүләкләр»... Мондый «табыш» әлбәттә яхшы кәеф өстәми. Этләрнең хуҗаларына шуны тагы бер тапкыр искәртәсе иде, бу күренеш өчен тәү чиратта алар җаваплы».
«Мондый чараларны ешрак оештырырга, аларга олысын-кечесен җәлеп итәргә кирәк. Беркем дә урамда чүп-чар ташлап йөрмәсен иде, шул вакытта шәһәребездә Европадагы сыман тәртип булачак!»
«Саф һавада эшләве күңелле дә ул... Әмма шимбә көнне дә рәхәтләнеп йокы туйдыра алмау бераз кәефне төшерде. Минемчә, җыештыру эшләрен махсус хезмәтләр башкарырга тиеш...»
«Хезмәт бәйрәмендә катнашу барыбыз өчен дә кирәк — олыларга да, балаларга да. Мондый чаралар безгә тагы да бердәмрәк, татурак булырга ярдәм итә. Шунысы да мөһим: җыештыру эше нечкәлекләрен үзеңдә «татыгач», тирә-юньне чүпләргә теләк бермә-бер кими...»
Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.



Читайте нас: