Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чишмә тавында күңелле өмә!

Һәрберебезгә туган җире якын һәм кадерле. Без балачактан аның табигатенә сокланып үсәбез. Җәй көннәрендә ул аеруча гүзәл була: тирә-юньдә яшел чирәм, болыннар, җиләклекләр!

Һәрберебезгә туган җире якын һәм кадерле. Без балачактан аның табигатенә сокланып үсәбез. Җәй көннәрендә ул аеруча гүзәл була: тирә-юньдә яшел чирәм, болыннар, җиләклекләр!
Туган төбәгемдәге балыкка бай Кылы күле дә үзенең күңелле тормышы белән яши. Ничә ел рәттән инде күл буендагы матур манзарага сокланам: кыр үрдәкләре камышлыкта бәбкә чыгарып үстерә! Җәй буена нәни үрдәк балалары суга чума-чума йөзә. Әгәр чит-ят тавыш ишетсәләр, шундук камышлыкка кереп югалалар. Көз җитү белән кыр үрдәкләре очып китә...
Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез Мулла авылының Чишмә суын эчеп үскән. Бүген дә ул безнең өчен кадерле, изге урын. Әмма дөньяда битараф кешеләр дә бар шул. Быел 6 августта шундый адәмнәр бирегә төзелеш калдыклары: олы-олы тәрәзә рамнары, пластик шешәләр, полиэтилен кисәкләре, фундамент блоклары, капчык-капчык чүп-чар китереп түккән. Нәтиҗәдә, ике көн эчендә матур табигать почмагы зур чүплек башына әверелде! Искитмәле хәл, нинди намуссыз кешеләр яши арабызда?!
Моңа бик борчылып, 7 августта үзебезнең Цветочная урамы комитеты рәисе Т. Гомәровага шалтыраттым. Мулла авылының җәмәгатьчелек рәисе Рәшит Гыйниятуллин җир комитеты вәкилләре белән берлектә килеп тә җитте. Тикшерү үткәргәннән соң, 13 августта ике зур машина килеп, чүпне төяп алып киттеләр. Ә инде 21 августта намуссыз кешеләр бирегә яңадан чүп бушаткан. 24 августта Т. Гомәрова «СпецЭкоТранс» предприятиесе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Шул ук көнне директор А. Чернов чүп бушаткан җиргә шәхсән үзе килеп, тикшерү оештырды. 28 августта ул эшчеләр белән техника җибәрде. Бер сәгать эчендә Н. Алексеев, И. Дунаев, А. Әхмәтҗанов контейнерлар янәшәсенә өелгән чүп-чарны төяде. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Тау биләмәсенә үк таралган чүпне зур техника җыеп бетерә алмады. Күп уйлап тормадым, урам комитетына өмә ясарга кирәк дип киңәш бирдем. 15 хуҗалык буенча йөреп, белдерү таратып чыктым. 28 октябрьдә, иртәнге сәгать унда Чишмә тавында авылдашлар җыелып, бик изге эш башкардык. Күмәк өмә үзенә күрә бер бәйрәм кебек булды безгә. Чөнки ул Комсомол оешмасының 100 еллыгын билгеләгән көнгә туры килде. Нәсимә апа Гыймаева, Марат Әхтәмов, Фәрит Халиков, Әгъдәс Галиев, Альберт Фәрвазов, Гөлнара, Рая, Миңниса белән бергәләп җиң сызганып, ару-талуны белмичә эшләдек.
Әгъдәс җитез генә корыган үләннәрне чабып чыкты. Авылыбызга яңарак кына күченеп килгән Альберт Фәрвазов техника чакыртып китерде. Ул сәгать ярым эчендә тау читендәге чүпне чыгарды һәм бөтен чыгымнарны үз өстенә алды. Бик рәхмәтлебез аңа!
Калган чүп-чарны ике контейнер янына ташыдык. Өмәдән соң Чишмә тавыбыз иркенләп тын алды, тирә-юнь сафланып, чистарып калды. Үзебез башкарып чыккан изге эшкә сокланып карап тордык. Сөенечтән күзгә яшьләр килде хәтта! Тау башыннан озак итеп су буйларын күзәттем, шул мизгелдә үрдәк балаларының суга чума-чума йөзгәне күз алдына килде. Бу вакытта күк йөзеннән әкрен генә беренче кар бөртекләре төшә башламасынмы?! Тирә-як ап-ак булды. Күрәсең, табигать тә бик сөенде!
Хөрмәтле авылдашлар! Табигатебезне саклыйк, рәнҗетмик. Киләчәктә балалар-оныкларыбыз да бездән үрнәк алыр. Бүген минем теләгем — үзебез чистарткан урынга агачлар утырту. Бу тәкъдимне Рәшит Шәвәли улы да хуплады, питомниктан үсентеләр кайтарырга вәгъдәләде. Димәк, яраткан күршеләрем белән әле тагын да өмәгә чыгасы булачак!


Цветочная урамында яшәүчеләр исеменнән Тәслимә ХАЛИКОВА.
Читайте нас: