Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Купшыкай» тиеннәр — безнең паркта!

«Кош түгел, оча, ябалактан курка, чикләвекне ярата, сызгырса, урманны яңгырата».

«Кош түгел, оча, ябалактан курка, чикләвекне ярата, сызгырса, урманны яңгырата».
Шушы көннәрдә Гагарин исемендәге паркта әйтеп үтелгән табышмакка җавап буларак яңа «хуҗалар» барлыкка килде. Кемнәр икән дисезме? Кечкенә булсалар да бик җитез, йөгерек, соры-җирән төстәге җанварлар бу. Ялгышасыз, паркыбызда күселәр түгел, ә чып-чын купшыкай тиеннәр яшәячәк!
Шәһәрдәшләрнең гаилә белән ял итү урыны хәзер тиеннәр өчен дә менә дигән «хуҗалык» булачак. Биредәге агачларда алар өчен өр-яңа «өй»ләр һәм улаклар урнаштырылган, һәр теләгән кеше җанварларга яраклы ризыклар алып килеп, кече дусларын сыйлый ала.
Паркта тиеннәр үрчетү проекты «Саф һавага йөрергә чык!» бөтенрусия фестивале кысаларында гамәлгә ашырылды. Купшыкайларны яңа яшәү урыннарына алып килергә шәхси эшкуар Павел Бельский һәм аның гаиләсе булышты. «Яшь техниклар станциясе» педагоглары һәм шәһәребез мәктәпләренең технология укытучылары, шулай ук яшь октябрьскийлылар көче белән җанварларга уңайлы 40 өйчек һәм 20 улак ясалды. Моннан тыш агачларда мәгълүмат такталары урнаштырылды. Анда тиеннәргә тукланырга яраклы азык-төлек, шулай ук алар өчен зыянлы продуктлар исемлеге язылган. Бу уңайдан шәһәрдәшләргә мөрәҗәгатебезне җиткерәбез: тиеннәр паркка әле ияләшеп кенә килә, ашау ягын да үзаллы кайгырта алмыйлар. Шуңа күрә җирән купшыкайларны кулдан килгәнчә сыйлап тору эше без — кешеләр җаваплылыгында. Бу эшне аеруча яратып балалар башкарыр дип уйлыйбыз. Кесәгә алма, чикләвек, көнбагыш, кишер салып алып килү авыр эш түгел ич. Ә нәни дусларыбызга бу нинди зур куаныч булачак! Купшыкайларны рәнҗетмик, дуслар, паркыбызны ямьләндереп яши бирсеннәр...


Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: