Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Су булса, тереклек була...

Их, яшисе иде озак, мәңге... Табигатьтән башка үле без. Кемдер зарыгып бер йотым су сорый, Чишмәләрнең кадерен белегез! (И. Юзеев)

Их, яшисе иде озак, мәңге...

Табигатьтән башка үле без.

Кемдер зарыгып бер йотым су сорый,

Чишмәләрнең кадерен белегез!

(И. Юзеев)


Бүгенге көндәге яшәешебезгә күз салсаң, Илдар ага Юзеевның хаклы булуына тагы да инанасың. Дөрестән дә, чишмәләр гомер-гомергә кешелек дөньясы өчен төп яшәү чыганагы, кадерле урын саналган. Аның саф, шифалы суы сусауны басарга да, тәнне-җанны сихәтләндерергә дә сәләтле. Балачак хатирәләрен барласаң, күз алдына матур манзара килә: җәйге челләдә җиләктән яки басу эшеннән кайтучы бала-чагалар, өлкәннәр салкын чишмә буенда бит-кулларын юа, уч тутырып суын эчә, шушы тәмле, чиста судан көч-куәт ала...
Ата-бабаларыбыз элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге-саваплы эш саналган. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән шушы нигъмәтнең кадерен еллар узу белән ачыграк аңлый башлыйсың. Пәйгамбәребез (с. г. в.) нең: «Кыямәт көненә таба алтын чыгар, су китәр», — дигән хәдис-шәрифе бар. Бу сүзләр бүген гамәлгә аша да инде. Чиста эчәр су көннән-көн кими. Моңа бәйле чишмәләрне саклау зарурлыгы арта. Әмма күпчелек кеше бүгенге көн белән генә яшәргә күнеккән, шуңа күрә әйләнә-тирәдәге табигатьтән, чишмәләрдән рәхәтләнеп файдалана, ә менә экологияне яхшырту турында уйлап та бирми.
Шушы көннәрдә редакциягә Мулла авылы халкыннан мөрәҗәгать килде. «1-й проезд Матросова» урамында яшәүчеләр биредәге чишмәнең аяныч хәлдә булуы турында хәбәр итте. Хәбәрне алгач та, юлга чыктык. Менә чишмә урнашкан урам, якынрак килгәч, биредәге тәртипсезлекне күреп сүзсез калдык. Чишмәнең тирә-ягын корыган чүп үләннәре, шайтан таяклары басып алган. Су агып ятучы җиз торба бернинди киртә-мазар белән уратып алынмаган. Сукмак ишесе дә күренми, баткак ерып дигәндәй су алырга туры килә. Якында гына өем-өем төзелеш калдыклары, таш-кирпеч, агач-ботак кисәкләре ята. Авыл кешеләре сүзләренчә, бу тәртипсезлекләрнең төп сәбәбе — чишмә янында яшәүчеләрнең гамьсезлегендә. Йорт-кураларын төзекләндергәндә алар барлык чүп-чарны, көнкүреш калдыкларын бирегә чыгарып бушаткан, сукмакларны да бозып бетергән. Чишмәнең аяныч хәленә инангач, шул ук көнне хакимиятнең муниципаль контроль бүлегенә мөрәҗәгать иттек.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, биләмәдә яшәүче иптәш Н-га карата көнкүреш һәм төзелеш калдыклары белән дөрес файдаланмавы өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Саклана торган урында субүлгеч кое (шамбо) төзелеше факты расланмаган. Иптәш Н. су белән тәэмин итүче коеның капкачын алыштыру буенча эш башкарган.
... Мулла авылы чишмәсе киләчәктә дә халыкны шифалы суы белән сихәтләндерер дип өметләнәбез. Әмма ул бүген кешеләрнең игътибарына, сакчыл карашына мохтаҗ. Төзелеш калдыкларыннан арындырылса да, күпләп үскән чүп үләннәре, коры-сары чишмә буен, әлбәттә, бизәми. Биредә яшәүчеләр бергә җыелып, өмә үткәрсә үзләренә дә, башкаларга да күркәм үрнәк булыр иде. Җәмәгать, сез яшәгән урамны каяндыр читтән килеп чистартучы, чүп үләннәрен чабучы булыр дип көтәсезмени? Московка авылы халкы чалгылар белән коралланып, өегез каршындагы 2-3 метрлы тигәнәкләрне чапмаячак. Тирә-ягыбызны карап-чистартып тору үзебезнең бурыч түгелмени?
Читайте нас: