Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тирә-яктагы мохитне саклауда минем өлешем

Табигать — ул безнең туган йортыбыз. Мин үземнең туган җиремнең урман-күлләрен, басу-кырларын, челтерәп аккан чишмәләрен бик яратам. Табигатебезнең хозурлыгына, гүзәллегенә сокланам.

Табигать — ул безнең туган йортыбыз. Мин үземнең туган җиремнең урман-күлләрен, басу-кырларын, челтерәп аккан чишмәләрен бик яратам. Табигатебезнең хозурлыгына, гүзәллегенә сокланам.
Кеше — табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул аннан башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә яши алмый. Аңа һава, су, азык, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә дә табигатькә мөнәсәбәтебез шәфкатьле булырга тиеш дип уйлыйм. Үзем дә көчемнән килгәнчә, табигатьне саклауга өлешемне кертергә тырышам.
Һәр көн иртән мәктәпкә барганда да, мәктәптән кайтканда да тирә-ягымны күзәтергә яратам, табигатьнең һәр үзгәрешенә игътибар итәм. Кайчагында тискәре күренешләргә очрыйм. Агачларның сынган ботакларын, җиргә ташланган чүп-чарны күрәм. Урамнарда чүп савытлары булуга карамастан, кешеләрнең чүпләрен кая туры килә, шунда гына ташлап китүе гадәти хәлгә әйләнгән. Бу аларның ни дәрәҗәдә түбән мәдәниятле икәнен күрсәтеп тора. Мине әти-әнием кечкенәдән чисталыкка, табигатьне сакларга өйрәтте. Капка төбе, ишегалды һәм өйнең тирә-ягында һәрвакыт чисталык саклыйбыз. Энем белән икебез, бервакытта да кирәкмәс урынга чүп-чар ташламыйбыз. Классташларымның, кечкенә балаларның чүп, конфет кәгазьләре ташлаганын күрсәм кисәтү ясыйм.
Мәктәптә табигатьне саклау буенча экологик өмәләр иртә яздан башланып, ел буена дәвам итә. Без аларда актив катнашабыз, бер укучы да читтә калмый.
Мәктәпнең биләмәсе зур булганлыктан, чисталыкны саклау, тирә-якны матурлау, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү өстендә эш алып барыла. Былтыр без сыйныф белән мәктәп алды бакчасына туя агачы утырттык. Бездән истәлек булып калсын дип, аны тәрбияләп, сулар сибеп карап үстерәбез. Иксез-чиксез зәңгәр күкләрнең хуҗасы булган кошларның яз көне җылы яктан кайтуларын сагынып көтеп алабыз, ояларын чистартып куябыз. Ә кышын матур җимлекләр ясап эләбез һәм көн аралаш җим салабыз.
Экологик чисталык, аның сәламәтлеккә, кешелек дөньясына йогынтысы турында укытучыбыз белән әңгәмәләр үткәрәбез. Әдәбият дәресендә дә тормышыбыз табигать белән бик тыгыз бәйләнештә икәнен күрәбез. Шуңа да кешенең табигатьне үзенә буйсындыра, үзгәртә алуын беләбез. Һәм бу үзгәрешләр бары тик яхшы якка булсын иде дигән теләктә калабыз.
Минем уйлавымча, һәр кешенең табигатькә карата булган мөнәсәбәте бумеранг кебек, аңа яхшылык эшләсәң, ул сиңа артыгы белән кире кайта.
Туган җиребез тагын да матуррак, һавабыз чистарак булсын өчен күбрәк агачлар утыртырга киңәш итәр идем. Һәм дә утырткан агачларны корытмаска, киресенчә сакларга өндәр идем. Табигать биргән гүзәллекне нигә сакламаска?!
Табигатьне саклау — ул бит безнең изге бурычыбыз. Бүгенге көн турында гына түгел, ә киләчәк турында да уйларга кирәк. Безнең төп бурычыбыз — экологияне яхшырту, табигать-анабызга зыян китермәү!
Кешеләр! Без бит — табигать балалары! Әйдәгез, табигатькә карата мәрхәмәтле булыйк, аны саклап калу өчен булган көчебезне кызганмыйк! Табигатьне саклау — безнең изге бурычыбыз.

Читайте нас: