Нефть колледжы беренче юнәлеш буенча катнашкан бердәнбер белем бирү оешмасы булды.
Бәйгечеләр һәр компетенциядә берничә модульләрдән торган биремнәрне үтәде. Без барган көнне нефть көллияте студентлары Даниил Арсланов, Айнур Зарипов, Рушан Зарипов, күпьюнәлешле һөнәри колледж студенты Алсу Саттарова, Стәрлетамак төзелеш һәм һөнәри технологияләр көллияте студенты Никита Ямщиков «Геокиңлек технологияләре» юнәлеше буенча белемнәрен сыный иде. Аларның эшләрен тәҗрибәле эксперт-остазлар - узган елгы чемпионат җиңүчеләре һәм призерлары Зәлия Җиһаншина, Милена Вәлиева, Регина Мансурова, Ярослав Ильясов, Валерий Захаров, шулай ук индустриаль эксперт Ангелина Ярыгина тикшерде. Чемпионатның баш эксперты - колледж укытучысы Илья Сафонов.
- Геокиңлек технологияләре Җир өслеге һәм андагы объектлар турындагы мәгълүматларны җыярга, анализларга һәм визуальләштерергә мөмкинлек бирүче ысуллар һәм инструментлар җыелмасы. Алар үз эченә геодезия эзләнүләрен, юлдаш технологияләрен, лазерлы сканлаштыру һәм роботлаштырылган технологияләрне ала. Болар инфраструктураны төгәл проектлау, төзү һәм мониторинглау өчен бик мөһим. Алардан башка заманча төзелешне, картографияне, хәтта навигация системаларын да күз алдына китереп булмый, - диде Илья Дмитриевич.
Нефть колледжының уку-укыту эше буенча директор урынбасары Татьяна Хәйдарова билгеләп үтүенчә, чемпионат студентлар арасында тәҗрибә уртаклашу, белем дәрәҗәсен тикшерү, күнекмәләрне камилләштерү мөмкинлеге бирә.
Чара кысаларында шәһәрнең 8нче һәм 10нчы мәктәпләреннән 8-9 сыйныф укучылары «Гамәли геодезия» һөнәре белән танышты. Балалар геокиңлек технологияләре өлкәсендәге һөнәри җиһазлар һәм алымнар кулланып карады. Болар барысы да яшь буында геодезия белгечлеге турында күзаллау формалаштырып, киләчәктә һөнәр сайлауга этәргеч бирәчәк.
«Һөнәрманнар» бәйгесенең җиңүчеләре һәм призерлары 24 февральдә «Торатау» конгресс-холлында үтәчәк бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.
Белешмә өчен
«Һөнәрманнар» Бөтенрусия һөнәри осталык чемпионаты хәрәкәте талантлы яшьләргә ярдәм итүгә, кадрлар потенциалын ныгытуга һәм Русиянең технологик суверенитетын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Ул «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында уздырыла.