Конкурста 14 педагог катнашты. Ай дәвамында алар төрле номинацияләрдә үзләренең һөнәри осталыкларын һәм иҗади мөмкинлекләрен күрсәтте.
Бәйгечеләрнең гомуми педагогик стажы 202 ел 6 ай 22 көн тәшкил иткән. Иң тәҗрибәлесе балалар бакчасына 32 ел гомерен багышлаган,ә иң аз педагогик стаж — 6 ай. Иң зирәклесенә 53 яшь тулган, ә иң яшь конкурсантка, нибары 20 яшь.
Җыелучыларны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде.
— Сез нәниләр күңеленә юл табып, һәркайсысының сәләтен ачу һәм үстерү өчен зур тырышлык саласыз. Балаларда патриотлык, туган җирең белән горурлану хисләрен тәрбияләүдә дә өлешегез зур. «Ел педагогы» конкурсы — һөнәри осталык бәйрәме, монда һәрберегез җиңүче, — дип билгеләде Октябрь Рәис улы.
Шулай ук мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә учреждениеләр буенча инспектор Энҗе Аслаева, БР профсоюзының шәһәр оешмасы рәисе Кристина Анисимова иң җылы теләкләрен җиткерде.
«Ел педагогы - 2026» шәһәр һөнәри бәйгесенең «Педагогик дебют» номинациясендә 26нчы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Кристина Гомәрова диплом белән бүләкләнде.
3нче урынны өч конкурсант бүлеште: 5нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Елена Окунева, 26нчы һәм 35нче балалар бакчалары тәрбиячеләре Юлия Тимерханова һәм Марина Ларкина.
2нче урында 17нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Марина Мәүләтбаева һәм 27нче балалар бакчасы тәрбиячесе Вера Виганд булды.
Бәйге җиңүчеләре ике номинациядә билгеләнде. «Ел тәрбиячесе» юнәлешендә иң яхшысы дип 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Хәбибулина танылды. 14нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Татьяна Симакова «Елның музыка җитәкчесе» исеменә лаек булды.
Чараны оештыручылар конкурсны үткәрүдә ярдәм иткән, нәтиҗәле эш һәм игелекле атмосфера өчен 14, 20, 22, 26, 28, 32нче балалар бакчалары җитәкчеләренә һәм коллективларына рәхмәт белдерде.