Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 февраль , 14:32

Укытучы хезмәте барыннан да өстен

 Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда «Башкортстанның ел укытучысы» һәм «Йөрәгемне балаларга бирәм» һөнәри осталык бәйгеләренең  муниципаль этапларында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.  

Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен

Быел 34нче тапкыр оештырылган «Башкортстанның ел укытучысы» бәйгесендә талантлы 14 педагог катнашты. «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсында 8 һөнәрман көч сынаш­ты.

Ике турда үткәрелгән чара укытучы хезмәтенең абруен күтәрү, шәһәрнең иң яхшы мөгаллимәләрнең инновацион педагогик тәҗрибәсен таратуны максат итеп куйды. Алар ачык дәресләрдә, мастер-классларда Октябрьскийның 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган материаллар да кулланды.

Бәйгечеләрне хакимият башлыгы Алексей Пальчинский сәламләде.

- Бүген залда үз эшенең чын осталары җыелды, алар яшь буынны тәрбияләүгә бөтен көчен һәм энергиясен бирә. Конкурста тәкъдим ителгән яңа идеяләр, инициативалар - шәһәр мәгариф системасының үсеш нигезе, алар барысы да өйрәнелергә тиеш, - диде Алексей Евгеньевич.

Шулай ук мәгариф бүлеге начальнигы Роберт Хәйдәров, мәгариф хезмәт­кәрләре профсоюз оешмасы рәисе Кристина Анисимова хез­мәттәш­ләренә иң җылы теләкләрен җиткерделәр.

Ниһаять, көннең иң дулкынландыргыч мизгеле - җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү  җитте.

«Башкортстанның ел укытучысы»­ республика конкурсы муниципаль­ этабының «Педагогик­ эзләнү» номи­нациясендә 12нче мәктәп укыту­чысы Әлфия Бакирова, «Укучыларының фәнни дөньяга карашын үстерү» номинациясендә 11нче татар гимназиясе укытучысы Айгөл Галимова,  «Иҗади эзләнү һәм оригинальлек» номинациясендә сәнгать мәктәбе укытучысы Ләйсән Зөфәрова дипломнар белән билгеләнде.

Мәгариф бүлегенең III дәрәҗә лау­реаты дипломы һәм акчалата премияләр 3нче гимназия укытучысы Гөлнар Луневага һәм Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе педагогы Инна Ведерниковага тапшырылды. 17нче мәктәп укытучысы Айгөл Мөхәмәтшина, Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сарае педагогы Кирилл Зинәтуллин II дәрәҗә лауреат исеме алды.

«Башкортстанның ел укытучысы» республика конкурсы муниципаль этабының «Яшь ел укытучысы» юнәлешендә 8нче мәктәптән Ксения Рәшитова, «Рус теле һәм әдәбияты елы укытучысы» номинациясендә 9нчы мәктәптән Динара Дудникова бәйгенең төп бүләге - «Зирәклек канаты» һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

«Башкортстанның ел укытучысы»­ бәйгесенең муниципаль этабы җиңү­чесе дипломы, «Зирәклек канаты» һәм акчалата премия 22нче мәктәп укытучысы Айгөл Хаҗиевага тапшырылды.

«Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре бөтенрусия һөнәри осталык кон­курсының муниципаль этабында­ җи­ңүче дипломы, бәйгенең төп бүләге - «Ялкынлы йөрәк» һәм акчалата пре­миягә Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сараеның өлкән педагогы Марина Шәйдуллина лаек булды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган Динара Дудникова бәйгенең абсолют җиңүчесе булып танылды.

Һәр педагогка бәйгедә катнашучы сертификаты, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шәһәрнең иҗат коллективлары һәм солистлары чыгышы тантананы тагы да ямьләндереп җибәрде.

Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Укытучы хезмәте барыннан да өстен
Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас