Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 декабрь 2025, 19:13

Хыяллар чынга ашсын

Октябрьскийдан быел 26 укучы — республика Яңа ел чыршысын, ә ике бала Кремльдә үткән тамашаны күрү бәхетенә иреште.

Хыяллар чынга ашсын
Хыяллар чынга ашсын

Республика Яңа ел чыршысында Башкортстанның төрле почмакларыннан 1000нән артык укучы катнашты. Алар уку алдынгылары, олимпиадалар, спорт ярышлары җиңүчеләре һәм төрле фестивальләр лауреатлары. Махсус операциядә катнашучылар балалары, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге укучылар да читтә калмады.
Безнең шәһәрдән чарага барган укучылар арасында 11нче татар гимназиясеннән 5 а сыйныф укучысы Кристина Фатыкова да бар иде. «4» һәм «5» билгеләренә өлгәшүче кыз спорт белән мавыга, Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараеның «Щелкунчик» театр студиясендә шөгыльләнә.
«Төп чыршы бәйрәменә баруымны белгәч, гаҗәпләндем, ышанып бетмәдем. Шатлыклы хәбәрне беренчеләрдән әниемә җиткердем», — диде Кристина.
Бәйрәмгә бер көн кала бөтен балаларны «Патриот» хәрби-патриотик паркында җыялар. «Анда безне бүлмәләргә урнаштырдылар, төрле кызыклы һәм фәһемле чаралар үткәрделәр. Икенче көнне «Башкортстан» дәүләт концертлар залына килдек. Монда «Уенчыклар дөньясында Яңа ел» тамашасы күрсәттеләр. Үзем дә театр студиясенә йөргәч, ул миңа аеруча кызык булды. Башкала актерлары ничек уйнауларын, сәхнәдә үзләрен тотуларын күзәттем. Барыбызга да республика Башлыгы исеменнән күчтәнәчләр, саллы бүләкләр тараттылар», — дип дәвам итә кыз.
Сәләтле укучыдан киләчәккә уй-планнары турында кызыксындым. «Кием дизайнеры булырга хыялланам. Шуңа сәнгать мәктәбенә укырга керергә ниятлим. Барыннан да ныграк сугыш тизрәк бетүен, әтием махсус хәрби операциядән кайтуын телим. Бик сагындым аны», — диде Кристина.
Тырыш кыз мәктәптә оештырылган төрле чараларда да катнашырга өлгерә, күптән түгел «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы сафларына да кергән. «Алар сыйныфлары  белән актив, дус һәм бердәм. Монда башлангыч сыйныф укытучылары Люция Миргасим кызының өлеше зур. Аңа бик рәхмәтлебез», — дип әңгәмәгә кушылды әнисе.
Республиканың төп чыршысына чакыру алу — тырыш хезмәт, яхшы уку, узып баручы елда иҗади һәм спорт казанышлар өчен лаеклы бүләк. Киләсе ел да балалар өчен яңа максатлар, җиңүләр һәм казанышларга бай булсын.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас