Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 декабрь 2025, 21:34

Акыл бар җиһанны буйсындыра

Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сараеның тантаналар залы чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаган кызлар һәм малайлар өчен кысынкырак булды, чөнки безнең шәһәрдә укуда, спортта, җәмәгать тормышында актив булган укучылапр саны елдан-ел арта.

Акыл бар җиһанны буйсындыра
Акыл бар җиһанны буйсындыра

Октябрьский хакимияте башлыгы чыршысына җыелган мәктәп укучыларын муниципалитет башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов ихлас сәламләде:
- Бүген безнең шәһәребез үсә һәм алга бара икән, монда, һичшиксез, сәләтле укучыларыбызның да өлеше зур. Сез укуда ирешкән уңышларыгыз, олимпиадаларда яулаган титулларыгыз, спротта алган медальләрегез белән үзегезнең якты киләчәгегез өчен дә ныклы нигез тудырасыз. Ирешелгәннәрдә тукталмаска! Алга, бары тик яңа гыйлем дөньясына атлагыз! Укыгыз, иҗат итегез, тормышны яратыгыз, кешелекле булыгыз!
Рәхмәтле яшь буын вәкилләре шәһәр хакимиятенә Яңа ел бүләге тапшырды.
Акыллылар чыршысы яшь тамашачыларны тылсымлы әкият дөньясына дәште. «Созвездие» һәм «Щелкунчик» иҗат коллективлары бу бәйрәм кичен чын мәгънәсендә бүләкләр, сюрпризлар һәм күңел ачулар киченә әверелдерде. Сәхнәләштерелгән «Салкын йөрәк 2» спектакле үзенең оста актерлары, якты костюмнары, матур декорацияләре, тылсымлы музыкасы белән олысын һәм кечесен таң калдырды. Әсәрдә уйналган дуслык, мәхәббәт, тугрылык, тырышлык һәм әлбәттә явызлык аша кеше үзбилгеләнү һәм җаваплылык темаларын ачты. Төп геройлар көчнең ялгызлыкта булмавын, ә бердәмлектә һәм тәвәккәллектә булуын күрсәтте.
Бәйрәмнең икенче өлеше дә мавыктыргыч узды. Чыршы тирәли әйлән-бәйләнгә чыккан балалар янына күп сандагы әкият геройлары килде. Дәртле җырлар, юмор, уеннар, хәрәкәтле биюләр һәм татлы Кыш бабай бүләкләре - болар барысы бергә тылсымлы Яңа ел могҗизасы бүләк итте.

Илмира ГАЛИЕВА.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас