Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 декабрь 2025, 15:20

Математика тормышта бик кирәк

Яшь тикшеренүчеләр моны янә исбатлады  

Математика тормышта бик кирәк
Математика тормышта бик кирәк

Икенче ел илебездә 1 декабрьдә яңа һөнәри бәйрәм — математика көне билгеләнеп үтелә. Ул МДУ ректоры Виктор Садовничий башлангычы белән барлыкка килде.  Бәйрәмнең датасы итеп күренекле рус математигы Николай Иванович Лобачевскийның туган көне сайланган.

Шул уңайдан Уфада финанс культурасын уңыш һәм иминлек нигезе буларак формалаштыру темасына багышланган фәнни-гамәли конференция оештырылды. Анда Октябрьский укучылары да катнашты. Чыгыш ясаучылар финанс мәсьәләләрен тирәнтен аңлауларын күрсәтеп, белгечләр хөкеменә үзләренең тикшеренү эшләрен тәкъдим итте.

3нче гимназиядән Камилә Гәрәева «Икътисадта математика. Хәзерге җәмгыять шартларында куллану кредиты» доклады белән чыгыш ясады. Ул төгәл фәннәрнең катлаулы финанс инструментларын ничек аңларга ярдәм итүе турында сөйләде.

17нче мәктәптән Родион Садыйков сайлаган «Ничек мошенниклык схемаларын танырга, дөреслекне һәм ялганны аера белергә һәм уйланылган финанс карарларын кабул итәргә өйрәнергә» дигән тема да бик мөһим булды. Финанс афералары саны арта барган шартларда, мәгълүмати агымда ориентлашу һәм уйланылган карарлар кабул итү тормышта кирәкле күнекмә булып тора.

Яшь тикшеренүчеләрнең хезмәтләрен жюри югары бәяләде. Алар Мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнде.

 

Фото: мәгариф бүлеге төркеменнән

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас