Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 февраль 2025, 20:05

IT мәктәпкә барырга

Октябрьский мәктәбендә булачак программистларны, сисадминнарны һәм геймдизайнерларны укыталар

IT мәктәпкә барырга
IT мәктәпкә барырга

2022 елның сентябреннән 12нче мәктәп базасында «IT куб» балаларга цифрлы белем бирү үзәге эшли. Биредә балалар укытучылар кул астында программалар төзергә өйрәнәләр, 3D модельләштерү һәм анимация нигезләрен өйрәнәләр.

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары Рудель Сәяхов, Роберт Мәҗитов, Алмаз Насыйбуллин һәм Радель Сәгъдиевны педагоглар хакерлар дип атыйлар. Ләкин унберенче сыйныф укучылары, «IT куб»ны башлангыч звенода укыганда ук ачкан булсалар, алар ирешкән казанышлар күпкә югары булыр иде, дип елмая.

— Узган елны безнең команда программалаштыру, модельләштерү һәм эшләп табу буенча Бөтенрусия хакатонында өченче урынны алды. Әлеге чараны Татарстанның Алабуга районында урнашкан «Алабуга» сәнәгать җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона территориясендә уздырдылар, — диде «IT-куб» җитәкчесе Дамира Нурметова. – Апрель аенда безнең мәктәп кабат шул ук команда белән чираттагы ярышларга чыгачак, хәзер аңа ныклы әзерлек бара.

Әлеге белемнәр, балалар киләчәктә кая гына урнашсалар да, теләсә кайсы өлкәдә кирәк булачак: бу компьютер белеме генә түгел, ә башка бик күп фишкалар, мәсәлән, 3D, анимация...

Үзәктә алты төп педагог һәм Октябрьскийдагы шәхси программалаштыру мәктәпләренең берсен булдырган өч укытучы укыта.

Максим һәм Ольга Тумаковлар, Руслан Исламов укучыларны төрле IT юнәлешләр буенча өйрәтәләр. Алар - VR/AR виртуаль һәм өстәмә чынбарлык технологияләре, программалау телләре, робототехника, алгоритмика, киберкуркынычсызлык, векторлы графика, 2D һәм 3D модельләштерү.

Монда балалар һәм аларның укытучылары яңаны өйрәнәләр, программалаштыралар, мобиль уеннар һәм кушымталар эшләтеп җибәрәләр. Һәм боларның барысы да мәктәп программасы буенча, бушлай, барлык укучылар өчен мөмкин. Технологияләр хәтта беренче сыйныф укучыларына да якын һәм аңлаешлы.

Цифрлы үзәктә барлык белем бирүнең тагын бер мөһим максаты бар - балаларны мәгълүмати гигиенага, киберкуркынычсызлыкка, интернеттан файдалануның тискәре нәтиҗәләреннән кача белергә өйрәтү.

2024 елның сентябрендә 12нче мәктәп укучылары Алкинода «Патриот» паркы базасында узган «Дотянуться до небес» пилотсыз авиация системалары фестивалендә катнашкан. Мәктәп укучысы Алмаз Габдрәкыйпов узган атнада Туймазыда «Компьютер уеннарында 3D модельләштерү» компетенциясендә «Һөнәрманнар» һөнәри осталык буенча Бөтенрусия чемпионат хәрәкәте сынауларында көч сынашкан. Нәтиҗәләр март аенда билгеле булачак.

 

Автор: Аида Ханнанова
Читайте нас