2025 елда ил халкы Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауның 80 еллыгын билгеләп үтә. Фашист илбасарларына каршы мылтык тотып кына түгел, очлы каләм тотып та көрәшкә күтәрелгән Советлар Союзы
Герое Муса Җәлилне җир йөзенә нәкъ менә февраль ае тудырган. Батыр шагыйрь тууга — 119 ел.
Салют сиңа, Муса Җәлил!
Шәһәрнең 1нче мәктәп базасында оештырылган Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле укучылар бәйгесе әдәби бәйрәмгә әверелде.
Кунакларны каршы алган хуҗалар сәхнәләштерелгән әдәби‑музыкаль композиция һәм «Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң үлмәслек булсын» дип аталган презентация һәркемне — олысын һәм кечесен дәһшәтле сугыш елларына алып кереп китте.
... Муса Җәлил Ырынбур өлкәсенең Мостафа авылында 1906 елның 15 февралендә туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыган малай шук һәм зирәк булып үсә, рәсем ясарга ярата, мандолинада уйнарга өйрәнә. Беренче шигырьләрен ул 10‑11 яшендә язып карый.
1922 елда Казанга килә. 1923‑1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый, «Барабыз» исемле беренче китабы дөнья күрә. Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. Берничә елдан аны Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп иҗат итә.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Муса Җәлил фронтка китә. Ленинград һәм Волхов фронтларында «Отвага» гәзитендә эшли. 1942 елның җәендә, дошман чолганышында калып, авыр яралана һәм әсирлеккә эләгә.
Шагыйрь тоткынлыкта да дошманга каршы көрәш алып бара. Яшерен оешмада бик күп әсирләр белән концлагерьдан качу планын тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугры булып кала. Үлем җәзасы көткәндә дә, үз халкына мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.
Беренче дәфтәрендә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре тупланган һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр»...
«Кызыл ромашкалар» — бишенче сыйныф укучылары батыр совет солдаты турындагы шигырьне сөйләп кенә калмадылар, алар аны сәхнәләштереп, тамашачы каршына чыктылар. Муса Җәлилнең бөтен тормыш юлы һәм иҗаты чагылдырылган «Җырларым» шигырен Алан Бәхтияров укыды. Мәктәпнең яшь йолдызчыгы Азалия Муллагалиева башкарган тематик җырлар да чарага ватанпәрвәрлек рухы өстәде.
Маяк безгә, Муса Җәлил,
Синең янып яшәвең.
Көрәшләрдә ирек өчен
Бәхет яулап яшәвең!..
Шигырьләрендә — ирләр батырлыгы
Якты дөньяда 38 ел гына яшәп калган татарның батыр йөрәкле улы үзеннән соң мәңге үлемсез шигырьләр калдыра.
Бу көнне балалар башкаруында герой шагыйрь әсәрләре яңгырады — «Ишек төбендә», «Маэмай», «Карак песи», «Куян», «Яулык», «Дару», «Сәгать», «Төрмәдә төш», «Урман», «Батырлык турында», «Вәхшәт» — аларда самими балачак, табигый хозурлык, батырлык һәм җан өшеткеч дәхшәтлек.
Гадәттәгечә, бәйге яшь төркемнәрендә узды. Беренче булып сәхнәгә иң нәни шигырь сөйләүчеләр — 1‑4 сыйныф укучылары күтәрелде. Аларны 5‑8 сыйныф кызлары һәм малайлары алмаштырды. Ярыш көнен өлкән сыйныф укучылары тәмамлады.
Мәртәбәле жюри әгъзаларына чыгышларны бәяләгәндә сәнгатьле итеп сөйләүгә дә, артистлыкка да, тамашачыны җәлеп итү осталыгына да, сәхнә костюмына да игътибар итәргә туры килде. Әйтергә кирәк, конкурста катнашкан кырыкка якын бала арасыннан иң яхшыларны ачыклау — җиңел бирелмәде. Моның шулай булуын жюри әгъзалары — татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Ләйсән Богданова да, мәгариф бүлегенең мәгълүмати‑методик кабинеты методисты Гүзәл Латыйпова да билгеләп үтте. Чөнки һәр укучыга үзгә бер сөйкемлелек, ихласлылык, осталык хас иде. Шулай да арада, үзен сайлап алган әсәрнең каһарманы итеп тоеп, бар дөньясын онытып, аһәңле һәм тәмле итеп чыгыш тоткан укучылар өстенлеккә ия булды. Тагын бер күренеш шәхсән мине хәйран калдырды — рус телле мохиттә үсүче укучылар арасында бернинди акцентсыз саф татарча сөйләүче кызлар һәм малайлар бар. Димәк, туган тел югалмый, аның иртәгәсе көне өметле. Шигырь бәйрәменә балаларга көч‑куәт бирергә остазлары гына килеп калмыйча, ә тамаша залында әти‑әниләрнең дә утыруы чыннан да күңелдә туган телле киләчәккә ышанычны ныгытты.
Шулай да бал мичкәсендә бер кашык дегет — жюри әгъзалары нәтиҗәләр ясаганда тагын шуңа игътибар итте: бөтен мәктәпләр һәр яшь категориясендә катнашучылар әзерләмәгән булып чыкты. Гәрчә конкурс шартлары буенча һәр яшь төркемендә бер бала чыгыш тотарга тиеш булса да. Чынбарлык исә киресен күрсәтте: кайбер мәктәпләр бәйгедә башлангыч сыйныф укучылары арасыннан берничә баланы чыгыш ясаттырды, шул ук вакытта урта һәм өлкән сыйныф звеноларыннан бер генә катнашучы да булмады. Шәһәр мәгариф бүлеге белгече Гүзәл Латыйпова урыннарда татар тел һәм әдәбияты укытучыларының җитәрлек эшләмәвен ассызыклады.
1‑4 сыйныф укучылары арасында:
беренче урында — Фәрит Шәрипов, 3нче гимназия, Резеда Моталова, 22нче мәктәп;
икенче урында — Самат Солтанов, 8нче мәктәп, Камил Вәлиев һәм Ая Гайнетдинова, 17нче мәктәп,
Сафира Имаева, 11нче татар гимназиясе, Самира Кашапова һәм Румил Касыймов, 9нчы мәктәп, Алан Бәхтияров, 1нче мәктәп;
өченче урында — Әдилә Гафурова, 10нчы мәктәп, Ислам Вәлиев һәм Роберт Шәйхуллин, 17нче мәктәп,
Әминә Имаева, 18нче мәктәп, Аделина Имаметдинова, 2нче гимназия, Милана Хәертдинова һәм Зәлинә Хаҗиева, 12нче мәктәп, Айгизә Шәйхетдинова, 13нче мәктәп.
5‑8 сыйныф укучылары арасында:
беренче урында — Артур Гыймаев, 9нчы мәктәп, Сөмбел Галиуллина, 13нче мәктәп;
өченче урында — Сөмбел Вәлиева, 17нче мәктәп, Эльнара Галиева, 9нчы мәктәп, Әминә Бәширова, 3нче гимназия.
9‑11 сыйныф укучылары арасында:
беренче урында — Елизавета Маргарян, 9нчы мәктәп, Карина Гыймазова, 20нче мәктәп;
икенче урында — Аделина Салихова, 1нче мәктәп;
өченче урында — Исламия Исламгулова, 18нче мәктәп.
Илмира ГАЛИЕВА