Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар , 16:50

Яңа мәктәпкә — яхшы кәеф белән!

Шушы көннәрдә шәһәрнең 10нчы мәктәбе капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты

Яңа мәктәпкә —  яхшы кәеф белән!
Яңа мәктәпкә — яхшы кәеф белән!

Балалар тавышы белән тулган бинада дәрескә чакырып кыңгырау шалтырады.


Мәктәп якты, заманча, уңайлы. Бинада җылылык, электр, су һәм канализация системалары, вентиляция тулысынча алыштырылган, автоматик янгын сигнализациясе урнаштырылган.
Түшәм, стеналар, идәннәр, класс һәм коридор ишекләре, спорт залы, ашханә — мәктәптә барысы да яңа.


— Укучыларны һәм педагоглар коллективын яңа­ртылган мәктәпләре белән котлыйм! Балаларның туган мәктәпләренә кайтуларын ничек көткәннәрен аңлыйм. Яңа сыйныфларда аларның бары тик яхшы билгеләргә укуын телим! — дип белдерде Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский.

 

Фото: Алексей Пальчинский

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: