Туган як
-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 декабрь , 14:33

Гимн турында гади итеп

Шәһәрнең 2нче гимназиясендә белем алучы өченче сыйныф укучылары «Гади сүзләр белән Русия гимны» VIII Бөтенрусия конкурсында Гран‑прига ия булды.

Гимн турында гади итеп
Гимн турында гади итеп

Даниил Гурьянов һәм Татьяна Митрошина — башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Мифтахова шәкертләре. Даниилның бу бәйгедә беренче җиңүе түгел — 2022 һәм 2023 елларда гимназист инде үз яшь категориясендә беренче урыннарны алган иде.


Октябрь аенда катнашучылар танып белү видеоролигын тәкъдим иттеләр, анда дәүләт гимны сүзләренең мәгънәсе турында фикер алыштылар.


Бүләкләү тантанасы Мәскәү өлкәсендәге Хөкүмәт йортында узды. «Гади сүзләр белән Русия гимны» патриотик конкурсы 2017 елдан «Мәгариф» илкүләм проекты буенча үткәрелә. Аны «Балалар һәм яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү инновацион үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешма, «Гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау милли ата‑аналар ассоциациясе» Гомумрусия иҗтимагый оешмасы РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештыра.


Конкурсантлар сүзлекләр ярдәмендә Русия гимны сүзләрен тикшерәләр һәм тематик роликлар яздыралар.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: