Агымдагы елның 8, 9 һәм 10 ноябрь көннәрендә татар халкы, кулларына каләм тотып, бөтендөнья гыйлем өләшү акциясенә кушылды. Ул дөнья буйлап татарларны һәм татар теле белән кызыксынучыларны берләштерүне, татар теленә игътибарны җәлеп итүне, хатасыз язу теләген уятуны, татар әдәбиятын популярлаштыруны максат итеп куя.
Безнең шәһәр гимназиясендә быел ул бишенче тапкыр үткәрелде.
— Агымдагы елда өч текст — Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан, Гомәр Бәширнең «Туган ягым — яшел бишек» һәм Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителде. Алар бер‑берсеннән катлаулы дәрәҗәләре белән аерылып тора. Без үзебезнең укучыларыбыз өчен уртача дәрәҗәдә катлаулы булган Гомер Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» хикәясеннән 178 сүздән торган өзекне сайладык, — дип хәбәр итте татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илгизә Сәхабетдинова.
Быел «Татарча диктант» акциясендә 47 гимназист катнашкан. Илгизә Шәрип кызы сүзләренә караганда, сыйныфларда акция турында алдан ук мәгълүмат җиткерелә. Кулларына каләм алырга әзер булган укучылар арасында татар теле һәм әдәбияттан олимпиадаларга хәзерлек күрә торган балалар булуы аеруча мөһим, диде педагог.
Әлеге акциядә актив катнашып, Башкортстан татарлары үзләренең бердәмлеген күрсәтте.