Туган як
-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 октябрь , 10:43

Тырыш хезмәт аша килгән танылу

Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сараенда «Танылу» мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең XVI форумы узды

Тырыш хезмәт аша килгән танылу
Тырыш хезмәт аша килгән танылу

Бәйрәмне хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов ачты, ул Октябрьскийның мәктәпкәчә белем бирү системасы республикада иң яхшыларның берсе булуын билгеләп үтте.
Шәһәрнең балалар бакчалары һөнәри конкурсларда актив һәм нәтиҗәле катнаша. Форумны уздыру елларында аның номинантлары 1300дән артык кеше булды. Тантана узган Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сарае залына 25 балалар бакчасыннан 75 номинант җыелды — алар үз коллективларында иң яхшылар.
Бу көнне балалар бакчаларында эшләүчеләргә карата җылы теләкләр яңгырады. «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә бүләкләр тапшырганда, мәк­тәпкәчә белем бирү тар­магы ветераны Вера Почтамцева билгеләп үткәнчә, әлеге номинациядә катнашучыларның барысын да җиңүчеләр дип атап була, чөнки сабыйларны яратмыйча бу һөнәрдә үз урыныңны табу мөмкин түгел.
Ә балалар исә бию һәм вокал номерлары белән сәхнә тоттылар, талантларын күрсәттеләр, рәхмәтле тамашачыларның кайнар алкышларын кабул иттеләр.

«Танылу» XVI шәһәр форумы җиңүчеләре белән таныш булыгыз:


‑ «Ел лидеры» номин­а­циясендә — катнаш төрдәге «Әкият» 35нче балалар бакчасы, мөдире — Татьяна Алексеева;
‑ «Үз эшенең остасы» — Марина Кагарманова, 5нче балалар бакчасы мөдире урынбасары;
‑ «Үз эшенең остасы» — Рәмзия Сәхаутдинова, 36нчы балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы;
‑ «Алтын куллар» — Альбина Гәрәева, 27нче балалар бакчасы кастеляншасы;
‑ «Кечкенәләр турында зур кайгыртучанлык» — Рита Япарова, 15нче балалар бакчасының кече тәрбиячесе;
‑ «NEXT буыны» — Марина Васильева, 26нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе;
‑ «Йөрәгемне балаларга бирәм» — Нәсимә Бикмеева, 34нче балалар бакчасы тәрбиячесе; Наталья Кудряшова, 33нче балалар бакчасы тәрбиячесе;
‑ «Педагогик һөнәргә тугрылык өчен» — Роза Хәйретдинова, 22нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе; Татьяна Дистанова, 16нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

 

 

Резеда НУРТДИНОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: