«Аҗаган 2.0» күп дәрәҗәле булды һәм бер елга якын дәвам итте. Ул шәһәрләрдә башланды. 8, 18нче мәктәпләр һәм Октябрьский күп профильле һөнәри көллият вәкилләре зона этабына кадәр барып җитте. Идел буе федераль округы дәрәҗәсендә Башкортстан данын Федоровка районы һәм Яңавыл командалары яклады, анда яңавыллылар өченче урынны алды.
Төрле этапларда бөтен Русиядән 800 меңнән артык яшүсмер, 80 мең остаз, шул исәптән 400гә якын ветеран һәм махсус операциядә катнашучылар катнашты.
Волгоградта узган масштаблы вакыйга финалында 600дән артык актив һәм амбициоз малайларны һәм кызларны берләштергән урта (11-13 яшь) һәм өлкән (14-17 яшь) яшь категорияләрендә 60 команда җиңү өчен көрәште.
Уен балаларны Бөек Ватан сугышы чорына күчерде. Тарихи реконструкция клублары катнашучылары «Сталинград өчен сугыш» эпизодын торгыздылар. Алар ике армиягә — «Идел» һәм «Ахтуба»га бүленделәр. Уенда катнашучыларга шартлы дошманның психологик операцияләр үзәген табарга һәм юк итәргә кирәк иде. Максатка ирешү өчен катнашучылар миналарны сафтан чыгардылар, окопларны штурмладылар, диверсантларны юк иттеләр, яралыларга беренче медицина ярдәме күрсәттеләр һәм аларны эвакуацияләделәр. Чынбарлык өчен лазертаг — «солдат» җәрәхәтләрен һәм җиңелүләрен теркәргә мөмкинлек бирә торган җиһаз кулланганнар.
Һәр команда командирдан, штурмовиктан, пилотсыз очкыч операторыннан, медиктан, сәяси җитәкчедән, сапердан һәм хәрби хәбәрчедән торган. Уенчыларның остазлары — махсус хәрби операциядә катнашучылар, алар арасында Президент академиясенең «Геройлар вакыты» программасының дүрт катнашучысы да була.
Иң күп очко җыйган армия җиңүче дип танылды.
Степан Белов уенны оештыру дәрәҗәсен, курсантларның әзерлеген һәм остазларның ролен югары бәяләде:
— «Аҗаган 2.0»да үткәрелгән һәр сынау — балаларның остазлар җитәкчелегендә алган белемнәрен һәм күнекмәләрен гамәлдә куллану мөмкинлеге ул. Без аларның нигезләре белән яңа гына танышкан кешеләрнең төрле шартларда эшләргә әзер булган, үз-үзләренә ышанган отрядларга әверелүен күрәбез. Аларның уңышлары — үзләренең дә, бу юлда аларга ярдәм итүчеләрнең дә казанышы. Без катнашучыларның югары әзерлек, һөнәрманлык һәм үзара ярдәмләшү дәрәҗәсен күрсәтеп, теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә әзер булулары белән горурланабыз.
Степан Михайлович ышана: «Аҗаган 2.0» яшьләрне патриотик тәрбияләүгә уңай йогынты ясый, чөнки бүгенге шартларда бу аеруча игътибар таләп итә торган эшчәнлек.
Масштаблы уенга нәтиҗәләрне Русиянең төп биеклегендә — Мамай Курганында ясадылар. «Аҗаган 2.0» финалында Русия Герое Степан Белов командасы җиңде.
Степан Белов, «Геройлар вакыты» программасы катнашучысы:
Радий Хәбиров, Башкортстан Башлыгы: