2024 елда мәгариф оешмаларын үстерү чараларын гамәлгә ашыруга субсидияләр бирүгә конкурс сайлап алу йомгаклар ясалды. Шәһәр алган җиһазларның гомуми бәясе — бер миллион сумнан артык, дип хәбәр иттеләр мәгариф бүлегендә.
8нче мәктәпкә физика буенча цифрлы лаборатория, демонстрацион микроскоп, радиоалу һәм радиотапшыру принципларын өйрәнү өчен кирәкле җиһазлар комплекты, Ньютон трубкасы, даими ток буенча демонстрацион җыелма һәм башка дәресләр өчен кирәкле башка бик күп нәрсәләр.
8нче мәктәбенең физика укытучысы Урал Йосыпов җиһазлардан канәгать булуын белдерде:
— Физикадан яңа укыту программалары буенча эксперименталь укытуга, ягъни табигый-фәнни якын килүгә басым ясала. Укыту программасын уңышлы үзләштерү өчен заманча приборлар таләп ителә. Алар физиканы тирәнтен өйрәнүче сыйныфларда да кирәк, алар өчен белем бирү стандартлары буенча практикумга сәгать бүлеп бирелә. Безнең мәктәпкә 20дән артык төрле прибор кайтты. Минем уйлавымча, аларны куллану физика дәресләренә кызыксынуны арттырырга ярдәм итәчәк һәм киләчәктә балаларны илебез бик мохтаҗ булган техник юнәлешле һөнәр сайлауга юнәлдерәчәк.
9нчы мәктәптә исә химия кабинеты өчен яңа җайланмаларга бик шат. Биредә хәзер химия буенча цифрлы лаборатория, органик һәм неорганик химия буенча молекулалар модельләрен төзү өчен атомнар модельләре җыелмасы, электр плитәсе, лаборатор электрон үлчәүләр һәм башкалар барлыкка килде.
— Кабинетта дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, шулай ук фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өчен кирәкле бөтен нәрсә бар, — диде химия укытучысы Люция Шәрипова. — Бу укытучы эше өчен бәхәссез ярдәм. Хәзер укучылар практик һәм лаборатор эшләрне тулы кыйммәтле итеп башкара, проект эшчәнлеге белән шөгыльләнә алачак.
Гөлнара Гобәйдуллина, шәһәр мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методика кабинеты мөдире:
Радий Хәбиров:
Резеда Нуретдинова