Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 сентябрь , 14:03

«Юмарт көз»

Бүген, 8 сентябрьдә, Октябрьский шәһәренең 17нче мәктәбендә Гаилә елына багышланган «Юмарт көз» исеме астында көзге ярминкә узды.

«Юмарт көз»
«Юмарт көз»

2 сыйныфтан алып 7 сыйныфка кадәр укучылар әти-әниләре белән бергә актив катнашты.

Һәр класс чара тематикасына туры китереп үз сәүдә урынын бизәде, анда төрле продукция ассортименты: кулинария эшләнмәләре, кул эшләре, чәчәк бәйләмнәре, яшелчә һәм җиләк-җимеш, компотлар тәкъдим ителде.

Балалар һәм аларның әти-әниләре үзләрен сатучылар ролендә сынап карадылар. Ярминкә балаларга да, өлкәннәргә дә бик күп якты һәм онытылмас хис-кичерешләр алып килде.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: