Туган як
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 сентябрь , 12:14

Тәләүсез юл

Октябрьскийда күп балалы гаиләләрдән мәктәп укучылары 1 сентябрьдән шәһәр автобусларында бушлай йөри ала.

Тәләүсез юл
Тәләүсез юл

Бушлай йөрүнең тиешле тәртибен БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Русия Президентының «Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында»гы 2024 елның 23 гыйнварыннан 63 санлы Указы нигезендә эшләде.
Ташламаның гамәлдә булу чоры — 2024 елның
1 сентябреннән 2025 елның 31 маена кадәр, дип хәбәр ителә Башкортстан Хөкүмәте сайтында.
Ташламаны рәсмиләштерү өчен шәһәр хакимиятенә түбәндәге күчермәләр белән мөрәҗәгать итәргә кирәк: РФ законнары нигезендә мөрәҗәгать итүченең шәхесен таныклаучы документлар; күпбалалы гаиләдә бала тууны дәүләт теркәвенә алу турындагы таныклыклар (14 яшькә кадәрге балалар өчен); 14 яшьтән өлкәнрәк булган баланың шәхесен таныклаучы документ (Русия Федерациясе гражданины паспорты яисә паспортны рәсмиләштерү чорына бирелгән Русия Федерациясе гражданинының вакытлыча шәхес таныклыгы);
РЦСПН филиалы тарафыннан бирелгән күпбалалы гаилә таныклыгы, шулай ук мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының индивидуаль (шәхсиләштерелгән) исәп системасында теркәлүен раслый торган белешмәләр.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: