Туган як
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 сентябрь , 10:10

Гыйлем юлы камиллеккә илтә

Октябрьскийда 1381 бала беренче сыйныфка укырга керде

Гыйлем юлы камиллеккә илтә
Гыйлем юлы камиллеккә илтә

Белем көне уңаеннан тантаналы линейкаларга Октябрьскийдан барлыгы 14 899 мәктәп укучысы җыелды. Аларны белем дөньясы белән 567 укытучы таныштырачак.

Башкортстан Республикасы җитәкчелеге, Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән 2нче гимназия укучыларын бәйрәм белән БР мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин котлады:
— Күптән көтелгән бу көнне төбәкнең 48 меңгә якын беренче сыйныф укучысы мәктәп бусагаларын атлап керде. Быел Башкортстанда барлыгы 524 мең укучы парта артына утырды. Республиканың мәгариф системасы тәмамланган уку елында җитди нәтиҗәләр күрсәтте — бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча 11 мультибалльник һәм 44 йөз баллчы, фәннәр буенча Бөтенрусия олимпиадасында 52 җиңүче һәм призер. Бу уңышларга ирешү укытучылар куйган зур хезмәт бәрабәренә мөмкин булды. Һәр җиңү артында тыйнак кына укытучы фигурасы тора. Педагогларны хөрмәт итәргә кирәк, балалар күңеленә ачкычлар алар кулында.
Министр Бакинская урамындагы 2нче гимназия бинасы белән соклануын билгеләп үтте. Өстәвенә, аңа әлеге уку йортында узган тантаналы линейкада да катнашырга насыйп булды. Илдар Мәүлетбирдин гомумән Октябрьскийны иң матур шәһәрләрнең берсе дип атады.

Министр дәүләт бүләкләре: физика укытучылары Елена һәм Григорий Марковларга «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләр, физкультура укытучысы Владислав Коптилинга БР Мактау грамотасын, гимназия укучысы Тимур Хәсәновка БР Башлыгының Рәхмәтен тапшырды.

Җыелучыларны шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский да тәбрик итте. Белем көне — олы юлның башы — дип искәртте Алексей Евгеньевич. — 2нче гимназиягә беренче тапкыр беренче сыйныфка килгән 77 укучы өчен яңа тормыш башлана, алда — кызыклы ачышлар, тугры дуслар, зирәк педагоглар. Чыгарылыш укучыларына килгәндә, шәһәр аларны яшь белгечләр сыйфатында көтә.

20нче мәктәптә беренче кыңгырау унберенче сыйныф укучысы алтын медальгә дәгъва кылучы Илдар Әминов һәм беренче сыйныф укучысы Әмирә Рәфыйкова кулларында чыңлады.

Әлеге белем бирү учреж­дениесендә тантаналы линейкада укучыларны Белем көне белән БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Алексей Шмелев, шәһәр ветераннар советы вәкиле Назыйм Фазрахманов һәм мәктәп директоры Елена Вигонт котлады.

Быел зур мәктәп гаиләсенә 115 беренче сыйныф укучысы килде. Яңа уку елы 129 тугызынчы һәм 28 унберенче сыйныф укучылары өчен дә җаваплы ел булачак.
Алар өчен тантаналы линейкада иң кечкенә укучыларның сәламләүләре, сәләтле балаларның котлаулары яңгырады.


9нчы мәктәптә беренче сыйныф укучыларына хәер‑фатыйха сүзләре язылган киләчәк самолетлары тапшырылды. Балаларны һәм педагогларны Белем көне белән котлаган хакимият башлыгы урынбасары Михаил Черкашнев һәркемгә җиңел уку елы, күпсанлы җиңүләр һәм казанышлар теләде. Булачак чыгарылыш сыйныф укучылары адресына аерым теләкләр яңгырады. Михаил Алексеевич аларга күтәренке кәеф, чыгарылыш имтиханнарына яхшы хәзерлек һәм үз‑үзләренә ышаныч теләде.
— Мәктәптә алган белемнәрегез киләчәк тормышыгызда һич­шиксез кирәк булачак. Әмма без мәктәпне тәмамлагач та сез укуыгызны дәвам итәрсез, һөнәргә ия булырсыз һәм яраткан шәһәребезгә эшкә кайтырсыз дип өметләнәбез. Белеп торыгыз, Октябрьскийда сезне һәрвакыт көтәләр, — дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы урынбасары.

Радий Хәбиров, Башкортстан Башлыгы:

Без балаларга мәктәп еллары иң яхшы вакыт булып исләрендә калсын өчен, барын да эшләргә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, республикабызның мәгариф системасында тупланган иң яхшы мәктәп традицияләрен саклап калырга кирәк. (Мәгариф буенча республика август киңәшмәсенең пленар утырышындагы чыгышыннан, 2019 елның 16 августы)
Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: