Туган як
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 сентябрь , 10:23

Тагын бер кат туклану турында

Октябрьскийда узган республика семинар-киңәшмәсендә мәктәпләрдә ашауны оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

Тагын бер кат туклану турында
Тагын бер кат туклану турында

22нче мәктәп базасына туклану мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр, бөтен Башкортстаннан туклану оешмалары җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, Роспотребнадзор идарәсе, социаль туклану идарәсе вәкилләре җыелды. Модератор БР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева.

Октябрьскийның Мәктәп туклануы комбинаты оештырган күргәзмәдә кунаклар укучылар өчен ун көнлек меню варианты, сублимацияләнгән җиләк‑җимеш һәм яшелчәләр үрнәкләре белән таныштылар, ризыктан авыз иттеләр, туңдырылган яшелчә ярымфабрикатларыннан һәм сублимацияләнгән яшелчәләрдән ризыклар әзерләү буенча мастер-классларда катнаштылар.

Пленар утырышта спикерлар сәламәт һәм дөрес туклану, аны оештыру ысуллары, республика мәктәпләрендә кулланыла торган альтернатив формалар — «Швед өстәле», «Вариатив меню», мәктәптә туклану системасын камилләштерү юллары, мониторинг нәтиҗәләре, яңа уку елына әзерлек, «укучы картасы»н куллану турында сөйләштеләр.

Мәктәп туклану комбинаты җитәкчесе Татьяна Абрамова 12 яшьтән башлап укучыга ризыкларны мөстәкыйль сайларга мөмкинлек бирә торган ун көнлек вариатив цикллы меню турында сөйләде. 2019-2020 уку елында аны 4нче башкорт гимназиясендә кулланганнар һәм, Татьяна Юрьевна сүзләренчә, укучылардан да, ата-аналардан да бик күп уңай җаваплар алганнар.

— Рационның гомуми күләме һәм безнең вариатив менюдагы продуктлар җыелмасы санитария нормалары һәм кагыйдәләре таләпләренә максималь туры килә. Шул ук вакытта бала гаиләдә ашарга күнеккән ризыкны сайлый, һәм без тәлинкәдә булган бөтен нәрсәне ашап бетерергә мәҗбүр итеп, баланың «күңел» өстендә тормыйбыз, — дип аңлата бу туклану системасын сайлауның әһәмиятен Татьяна Абрамова. — Барлык ризыкларны да Балалар һәм мәктәп туклануы өчен рецептуралар җыентыгы буенча әзерлибез. Аларның технологик карточкалары бар, ашамлыклар сәламәт туклану принципларына туры килә, менюга бер көн һәм аннан соңгы ике көн дәвамында кабатланган ашамлыкларны кабаттан кертүгә юл куелмый.

Рационның бәясе үзгәрешсез кала — тукланучыларның барлык категорияләре өчен ризыкның төрле комбинацияләрен сайлаганда 76 сум 36 тиен. Менюда рациональ һәм баланслы туклану принциплары исәпкә алынган, ашкайнату органнарының лайласын ярсыту тәэсире булган продуктлар, шулай ук хроник авырулары булган балалар һәм үсмерләрнең сәламәтлеге начараюга китерергә мөмкин булган продуктлар төшереп калдырылган.

Мәктәп туклану комбинаты тарафыннан эшләнгән вариатив менюда салатларның дүрт төре, эчемлекләрнең 13, гарнирларның 12, төп ризыкларның 18 варианты бар. Балаларда яратып ашый торган пылау, кош-корт итеннән наггетслар, балык таякчыклары, пешкән бәрәңге дә бар.

Татьяна Юрьевна аңлатуынча, традицион фастфудка бу ризыкның катнашы юк. Бу ризыкларны әзерләү технологиясе тиз туклану рестораннарында кулланылганнан кардиналь рәвештә аерыла. Фастфудтан бары тик модалы исемнәр генә калган.


Радий Хәбиров 

Без нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген күрәбез — безне алга таба мәктәп туклануын модернизацияләү көтә. Чыннан да, соңгы вакытта күп эшләнде, без юкка гына икенче ел рәттән ил буенча иң яхшылар булып саналмыйбыз. (Республика халкы белән «туры элемтә», 2023 елның 29 ноябре)

Әлфия Галиева, Башкортстан мәгариф һәм фәне министры урынбасары:

— Без мәктәптә баланың үсешенә, аның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә торган кайнар ризык булуын телибез. Октябрьский мәктәпләрендә туклану яхшы оештырылган, быел республиканың мәгариф оешмаларында вариатив меню проекты кертелә. Укучы ризыкны үз теләге белән гарнир, ит, балык ризыкларының ике-өч вариантыннан сайлый алачак. Төп таләп — аксымнар, майлар һәм углеводлар нисбәтен саклау.

2024-2025 уку елында вариатив меню Октябрьскийның 13, 18, 20, 22нче мәктәпләрендә һәм 4нче гимназиясендә укучыларга тәкъдим ителәчәк. Республикада барлыгы 43 муниципалитеттагы 89 мәктәпнең ашханәләрендә 20 меңнән артык укучының ризыкны сайлап алу мөмкинлеге булачак.

 

Елена КРЮКОВА

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: