Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 август , 14:49

Мәктәпләргә кадрлар кирәк

Яшь укытучыларны ничек җәлеп итәргә? Шәһәр педсоветында шул хакта киңәш‑табыш кордылар

Мәктәпләргә кадрлар кирәк
Мәктәпләргә кадрлар кирәк

Милли мәдәниятләр үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсе узды, анда үткән уку елы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Быел ул «Патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүнең заманча шартлары контекстында бердәм белем бирү киңлеге» темасы астында узды.
Киңәшмә эшендә БР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Светлана Антипина, БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары Раил Фәхретдинов һәм Әхмәт Ишмөхәммәтов, хакимият башлыгы Алексей Пальчинский катнашты.

Үзәк фойесында педсоветта катнашучылар шәһәр мәгариф системасы казанышлары күргәзмәсе белән таныша алды. Шәһәрнең горурланып сөйләрдәй казанышлары бар — мәгариф учреждениеләре даими рәвештә балаларга белем бирүнең яңа формаларын һәм ысулларын эзлиләр, аларның сәләтләрен һәм талантларын үстерәләр.

Пленар өлештә Светлана Антипина республика мәгариф система­сының якындагы биш елга үсеш перс­пективалары турында сөйләде.
Педагогларга ярдәм итүнең яңа чаралары арасында ул республика бюджеты хисабына шифаханә‑курортларда дәва­лану мөмкинлеген, мәгариф учрежде­ниеләре яшь җитәкчеләренең грант конкурсларында катнашуын һәм башкаларны атады.
Алексей Пальчинский шәһәрнең мәгариф учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау планнары турында хәбәр итте: 2030 елга кадәр алты мәктәптә һәм җиде балалар бакчасында капиталь ремонт үткәреләчәк, 38нче микрорайонда 800 урынлык мәктәп‑балалар бакчасы, 33нче микрорайонда 1000 урынлык мәктәп төзеләчәк.
Хакимият башлыгы мәгариф системасы хезмәткәрләренә җаваплы хезмәтләре, һөнәргә тугрылык­лары һәм балаларны яратулары өчен рәхмәт белдерде.

Мәгариф өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә БР Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство бүләкләре, Октябрьский хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Педагогик кадрларга кытлык проблемасы турында шәһәр мәгариф бүлеге начальнигы Александр Косаринов сөйләде:
— Укытучылар саны ел саен кими бара, 2024 елда аларның сафы 37 кешегә кыскарды. Алда торган яңа уку елында балаларга белем бирү өчен кимендә 86 укытучы кирәк. Шәһәрнең мәгариф системасы аеруча башлангыч сыйныф, рус теле һәм әдәбияты, математика, информатика, чит телләр укытучыларына мохтаҗ.
Александр Петрович мәктәп үзе укытучыларны «үстерергә» тиеш, дип ассызыклады һәм яшь белгечләргә торак урын алып торган өчен тәләүне өлешчә компенсацияләү рәвешендә ярдәм чараларын муниципаль дәрәҗәдә карарга тәкъдим итте.
Алексей Пальчинский билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрдә эшләргә теләүче яшь педагогларга муниципалитеттан 50 000 сум түләү мөмкинлеге карала, ә республика ярдәме белән эре социаль объектлар төзү шәһәрне яшьләр өчен тагын да кызыклырак итә.
Максатчан укытуның нәти­җәле­леге турында киңәшмәдә катнашучыларга Раил Фәхретдинов искәртте һәм укучылар өчен шәһәр предприятиеләренә экскурсияләрне ешрак оештырырга тәкъдим итте.


«Балачак навигаторлары» проек­тының муниципаль координаторы Марина Васен үзенең чыгышында Октябрьскийда проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.
«Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе эшен оештыру буенча белгеч Тимур Кәримов үз тирәсенә актив яшьләрне күбрәк җәлеп итә торган яшьләр хәрәкәте турында мәгълүмат белән уртаклашты.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына букчалар бүләк ителде.

Яңа уку елында педагоглар сафы тугыз яшь белгеч белән тулыланды. Шәһәрнең Мактаулы гражданины Асия Мофаззалова Динара Әхмәтшинага, Лина Зуевага, Екатерина Килинага, Ильгина Маннановага, Диана Милоховага, Светлана Навалихинага, Ксения Рәшитовага, Яна Хөсәеновага, Анастасия Шерчковага хәерле юл теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Радий Хәбиров:

— Бүген республикада, бөтен Русиядәге кебек үк, укытучылар җитми. Без бу өлкәдә актив эшлибез һәм акрынлап вакантлы урыннарны, шул исәптән яшь белгечләр белән алыштырабыз. (Педагогик белгечлекләр студентлары белән очрашудагы чыгышыннан, 2024 елның 14 мае)

Елена КРЮКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: