Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 август , 11:26

Шәһәр педагогларына — лаеклы бүләкләр

Стәрлетамакта узган август аеның педагоглар конференциясендә Октябрьский укытучылары да бүләкләнде.

Шәһәр педагогларына — лаеклы бүләкләр
Шәһәр педагогларына — лаеклы бүләкләр

Чараның пленар өлешендә Башкортстан Башлыгы педагогик берләшмәгә мөрәҗәгать итеп, республика мәгариф системасын үстерүнең төп бурычларын билгеләде — яшьләребезнең акыл үсешләре өчен көрәш, белем бирү сыйфатын тагын да күтәрү, мәгариф учреждениеләренең матди базасын яңарту.


Киңәшмә ахырында республика педагогларына дәүләт бүләкләре, шулай ук «Башкортстанның ел укытучысы» конкурсы лауреатларына һәм финалистларына премияләр тапшырылды. Шулай итеп, «Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә 12нче мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләрен оештыручы педагог Ирина Гебель лаек булды. «Башкортстанның ел укытучысы — 2024» республика конкурсы лауреатлары — 22нче мәктәпнең физика укытучысы Оксана Хәмзина һәм 11нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илгизә Сәхәбетдинова югары педагогик осталык, шәхеснең һәрьяклап үсеше өчен уңай шартлар тудырган һәм укыту-тәрбия процессына заманча белем бирү технологияләрен керткән өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы премиясенә лаек булдылар.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: