Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 август , 10:20

Мәктәпкә — 2 сентябрьдә

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин укучыларның яңа уку елында парталар артына кайчан утырачагын хәбәр итте.

Мәктәпкә — 2 сентябрьдә
Мәктәпкә — 2 сентябрьдә

«Быел Белем көнен үткәрү турында сораулар туа. Белем бирү оешмасында уку елы 1 сентябрьдә башлана. Әгәр бу көн ял көненә туры килә икән, бу очракта уку елы аннан соңгы беренче эш көнендә башлана. Шул рәвешле, 2024‑2025 уку елына быел 2 сентябрьдә аяк басачакбыз», — дип язды министр социаль челтәрләрдәге үз битләрендә.
Октябрьский уку йортларында да тантаналы линейкалар 2 сентябрьдә узачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр мәгариф бүлегендә.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: