Шәһәрнең 35нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгизә Әхмәдуллина:
— Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының яшь педагогларына 500 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Алар арасында мин дә бар. Грант конкурсы турында «БР мәктәпкәчә мәгариф оешмасының ел педагогы» республика һөнәри конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашуда белдем. Һәм шул вакытта ук мин бәйгедә һичшиксез катнашырга карар кылдым. Ярышларга белем бирү проектларыбызны, тәрбияләнүчеләребезнең һәм үзебезнең казанышларыбыз белән папкаларны тәкъдим иттек. Конкурста катнашуыма бик шатмын. Бу ярыш турында күбрәк педагоглар белсеннәр һәм анда көчләрен сынап карасыннар. Республика җитәкчееге сүзләренчә, Башкортстан — илдә мондый ярдәм чарасы булдырган бердәнбер төбәк. Минемчә, ул яшь педагогларны иҗади шәхесләр, югары класслы белгечләр булырга, профессиональ планда алга таба һәм күбрәк үсәргә этәрә.
Тәрбияче Айсылу Шәрәфетдинова инде унбер ел 22нче балалар бакчасында эшли.
— Минем тормыш принципларым: намуслы, гадел, ярдәмчел кеше булу, — дип сөйләде педагог. — Бу сыйфатларны тәрбияләнүчеләргә дә җиткерергә тырышам. Балаларның уңышларын һөнәри казанышларым дип саныйм, әти-әниләренең рәхмәте — шатлык бүләк итә, илһамландыра һәм көч бирә. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашам, чөнки һөнәри яктан үсәргә, тәҗрибә тупларга, тәрбия һәм укытуның яңа алымнарын кулланырга кирәк дип саныйм.
Быел «Ел педагогы» һөнәри шәһәр конкурсында өченче урынны алдым һәм алга таба да үсә алуымны һәм үсәргә тиешлегемне аңладым. БР Башлыгы грантын алуга конкурска мәктәпкәчә яшьтәге балаларга проект эшчәнлеге аша әхлакый-патриотик тәрбия бирү турындагы эшләнмәне тәкъдим иттем. Уеннар, әңгәмәләр ярдәмендә балаларда патриотлык хисе тәрбиялим. «Нәрсә ул Туган ил?» күп гамәлле дидактик уен уйлап таптым һәм аны дәресләремдә уңышлы файдаланам.
Шундый зур күләмле конкурста катнашуыма бик шатмын. Минем яшь педагогларга теләкләрем — курыкмаска, үз-үзеңә ышанырга, максат куярга һәм аңа барырга.
Лиана Хисмәтова — «Пчелка» 5нче балалар бакчасының укытучы-логопеды:
— Минем һөнәрем бик кызыклы, мин һәр көнне балалар белән бергә ирешкән уңышларга шатланам. Иң төп бурыч — балаларга сөйләм бозылуларын җиңәргә ярдәм итү, аларны тиз үзгәрә торган дөньяда социальләштерү.
Педагог булу — үзеңне даими үстерү дигән сүз. Кызыклы булу. Шуңа күрә мин укуга, квалификация күтәрү курсларына, конкурсларга, төрле чараларга игътибар һәм вакыт бирәм, бу бит яңа тәҗрибә, белем һәм күнекмәләр.
Конкурс материалын мин бик тиз әзерләдем, чөнки анда катнашу өчен бөтен кирәкле әйберләрем бар иде. Нәтиҗәләр игълан ителгәч, әлбәттә, бик шатландым. Мондый бүләк — минем эшемнең югары дәрәҗәсен раслау. Ә инде аны Башкортстан башлыгы үзе тапшырганда, үз һөнәрең, туган җирең өчен файда китергән өчен горурланасың.
Төбәк башлыгы узган елның августында яшь тәрбиячеләргә, педагог‑психологларга, логопед‑укытучыларга, дефектолог‑укытучыларга, музыка җитәкчеләренә, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең физик культура буенча инструкторларына 500 мең сум күләмендә грантлар бирү турындагы указга кул куйды. Грант конкурсына сигез шәһәрдән һәм 34 районнан 151 заявка кергән. Нәтиҗәләр буенча 50 җиңүче сайланган: 28 тәрбияче, дүртәр өлкән тәрбияче һәм физик культура инструкторы, алты музыка җитәкчесе, өч педагог‑психолог, биш укытучы‑логопед.
Быел конкурста катнашкан мәктәпкәчә учреждениеләрдән тагын 25 яшь педагог ел ахырына кадәр Башкортстан Башлыгы грантын алачак.
Башкортстан Башлыгы грантлар конкурсында җиңүчеләргә мөрәҗәгать итте:
Чыганак: «Октябрьский нефтяник»